Йөзгә якын кеше катнашында узган мәҗлестә Коръән сүрәләре укылган, мөнәҗәтләр яңгыраган һәм ислам нигезләрен белү буенча викторина узган.
Биккол авылы Мәдәният йортында Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне — Мәүлид ән-Нәбигә багышланган мәҗлес узган. Җыелучылар арасында җирле халык кына түгел, читтән килгән күпсанлы кунакларның да булуы бәйрәмнең җәмгыяви характерын ассызыклаган.
Гомумән, бәйрәмне авылдашларның иганәчелек ярдәме белән үткәрү мөмкин булган. Чараны авыл җирлеге башкарма комитеты, авыл Мәдәният йорты һәм җирле мәчет мәхәллә халкының актив катнашында оештырган. Традицион төп ризыклар әзерләү буенча төп мәшәкатьләрне исә Фирдания Гайфуллина һәм Әлфия Вилданова үз өстенә алган.
Чарада Нурлат районы мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов, башка авылларның иамамнары катнашкан. Мәҗлестә Изге Коръәннән сүрәләр һәм пәйгамбәрнең тормышына, аның үрнәгенә багышланган вәгазьләр яңгыраган, мөнәҗәтләр башкарылган. Белемнәрне сынап карау өчен Руслан хәзрәт Фәрхетдинов җыелучылар арасында викторина үткәргән.
Катнашучылар әйтүенчә, чара матур һәм тирән мәгънәле булып узган. Мондый очрашулар гореф-гадәтләрне саклау, буыннар арасындагы элемтәләрне һәм Нурлат районы авыллары халкының бердәмлеген ныгытуда мөһим роль уйный.
Нет комментариев