“Рәсем яса, Казан!” социаль проектында 300дән артыграк кеше катнашкан
ХӘБӘРЛӘР

“Рәсем яса, Казан!” социаль проектында 300дән артыграк кеше катнашкан

Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге тарафыннан оештырылган “Рәсем яса, Казан!” социаль проектының алтынчы сезоны ахырына якынлашты.

Проект Казанда оештырылды, җәй буена ачык һавада 13 бушлай рәсем сәнгате дәресләре узды. 

Катнашучылар бу чор эчендә акварель техникасын үзләштерделәр, төсләрне кушарга һәм тәҗрибәле укытучы җитәкчелегендә үз картиналарын ясарга өйрәнделәр. Проект аларга үзләрен рәсем сәнгатендә сынап карарга, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә һәм ял көннәрен файдалы үткәрергә мөмкинлек бирде.

Россия Социаль фондының ТР буенча Нурлат районындагы клиентлар хезмәте мәгълүматлары буенча.

Фотосурәт «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан алынды.


Нет комментариев