Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

"78 елдан соң бабам каберенә утырып еладым"

Узган елгы Кара диңгезгә сәяхәтебез иремнең шушы сүзләре белән тәмамланды. Җәйге ялның бөтен мөмкинлекләреннән файдаланганнан соң, өйгә кайтыр юлга чыкканчы гаиләбез белән Волгоград өлкәсе Краснодонский хуторындагы туганнар каберлегенә сугылдык.

Ирем Маратның әнисе ягыннан бабасы Шәрәфетдинов Сәхәбетдин Шәрәфетдиновичны эзләп табу теләге күптәннән бар иде. Интернет аша хәрби архивларда актарынсак та, 1942нче елны хәбәрсез югалган солдатны таба алмадык. Чирмешән районы Ике Үтәмеш авылыннан фронтка алынганы билгеле иде тагы. Шушы мәгълүматларны туплап Нурлаттагы “Легенда” хәрби-патриотик клуб җитәкчесе Владимир Малыгинга мөрәҗәгать иттек. Бер атна дигәндә ул безгә 78 ел элек һәлак булган бабаебызны табып та бирде. Аңа рәхмәтләребез чиксез.

Навигаторны кабызып Волгоградтан 64 чакрым ераклыкта урнашкан Краснодонский хуторын эзләп таптык. Таң атып килгәндә авылга кердек. Урамда йөрүче кешене күрмәгәч, авыл советы бинасы янына килеп туктадык. Шунда агачлар арасында урнаштырылган мемориалга күз төште. Чиста итеп җыештырылган, алфавит буенча рәт-рәт язган фамилияләр. Һәм менә...

ШӘРӘФЕТДИНОВ С.  Фотосы да сакланмаган, үз гомерендә исән килеш бер такыр да күрмәгән, әнисе сөйләүләре буенча гына чамалаган бабасын тере килеш күргәндәй хисләр кичереп иремнең күзләреннән яшьләр тама башлады. “Исәнме, бабай”,- диде ул.

Туганнар каберлегендәге тынлыкны бозмаска тырышып, таныш фамилиядәге һәр хәрефне бармаклар белән сыйпап чыкканнан соң, яшьләнгән күзләрне сөртеп, ”Тыныч йокла, бабай”, - дип юлга кузгалырга булдык. Аның бирегә ничек килеп эләккәннәрен, ахыргы көннәренең ничек узганын белү теләге җиңде күрәсең, авыл уянганын көтәргә, берәр кешедән каберлек турында сораштырырга булдык. Якындагы йорттан чыккан абзый әлеге мемориалның Краснодонскийда соңрак төзелгәнен, ә чын туганнар каберлеге терәлеп торган Кузнецово хуторында икәнен аңлатты. Кайчандыр елга булган, хәзер зур чокырның тау битендәге өрәңге агачына күз төште. Җәяүләп барып, совет киноларында гына күрергә күнеккән, Бөек Ватан сугышы чорындагы кабер ташына тап булдык.

Реклама

Дулкынланудан исемен дә сорарга оныткан әңгәмәдәшчебез әйтүенчә, Сталинград сугышында яраланган солдатларны хуторда урнашкан госпитальга китерә торган булганнар. 776нчы укчы полкта хезмәт иткән Сәхәбетдин бабай да каты яраланудан соң бирегә эләгә. Нәтиҗәдә үзе кебек билгесез калган батырлар белән бергә туганнар каберенә күмелә. Аларның җәсәдләре әле дә шушы иске таш астында ята икән! Яңа мемориал белән чагыштырып булмый шул....Бу урынның карамаганлыгы, урыны тотып алынмаганлыгы тамакка төер утыртса да, башка берни эшли алмаганлыгыбызны аңлап, каберлектән бер уч туфракны пакетка тутырып кайтыр юлга кузгалдык. Әлеге сәяхәт без олыларда да, балаларыбызда да онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Сәхәбетдин бабай сугышка киткәндә хатыны Хөснелхаят әби 4 баласы белән ялгыз кала. Үз көчләре белән ирен, әтиләрен, бабаларын эзләп карарга тырышалар. Ләкин уңышсыз... Хөснелхаят әби 80не узып вафат була. Шулай да Сәхәбетдинын көтүдән туктамый. 78 елдан соң аның сөекле ире, балаларының әтисе оныгы Марат ярдәме белән кабат Ватанына кайтты. Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылы зиратындагы каберенә салынган бер уч туфрак булып кына булса да... Хәбәрсез югалган солдат түгел ул хәзер, Бөек Җиңүне якынайту өчен гомерен биргән, Волгоград өлкәсе Кузнецово хуторындагы туганнар каберлегендә күмелгән Шәрәфетдинов Сәхәбетдин Шәрәфетдин улы.

Бик кирәкле эш башкарганны аңлап, үз ветераныбызны эзләп табудан горурлык хисе кичереп, Нурлатка кайткач бу турыда Владимир Малыгинга сөйләдек. Аның булышлыгы белән барып чыккан истәлек маршы өчен рәхмәт әйтү иде теләгебез.

...Владимир Сергеевич 26нчы апрельдә чираттагы эзләнү экспедициясенә юл алды. Хәбәрсез югалган күпме солдатларның җәсәдләрен җир куеныннан күтәреп, барлык таләпләргә туры китереп күмгән, аларның даннарын туган якларына кайтаруда булышкан шәхес бу юлы составына Сәхәбетдин бабай сугышкан укчы полк кергән дивизия эзләре буйлап йөрергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X