Бу атнада илебез, республикабыз һәм районыбызның якын киләчәген билгеләүче төп вакыйга – тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар үтә.
Сайлаучылар бу юлы өч көн дәвамында – 18, 19, 20 сентябрь көннәрендә тавыш бирә алачак.
Нурлат районындагы барлык 56 сайлау участогының да ишекләре бу көннәрдә иртәнге 8.00дән кичке 20.00гә кадәр ачык булачак, анда сайлаучыларга үз гражданлык позицияләрен уңайлы һәм куркынычсыз шартларда белдерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
Әгәр дә сез сәламәтлек торышы аркасында яки башка сәбәпләр буенча бу көннәрдә участокка үзегез килә алмыйсыз икән, өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән файдалана аласыз. Моның өчен үз участок сайлау комиссиягезгә 20 сентябрь 14.00дән дә соңга калмыйча гариза бирергә кирәк.
Сайлау участокларына гаиләләре белән килүчеләр “Сайлауларга бөтен гаилә белән” республика фотобәйгесендә катнаша ала. Анда катнашу өчен үз участогыгызда фотога төшеп, аны махсус хэштеглар белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.
Нет комментариев