Электрон мактау тактасы лауреаты Гүзәл Бурлакова сайлауларда катнашу мөһим бурыч дип саный
ХӘБӘРЛӘР

Электрон мактау тактасы лауреаты Гүзәл Бурлакова сайлауларда катнашу мөһим бурыч дип саный

Ул шәһәрнең 2 нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирәчәк

Гүзәл Бурлакованың бөтен гомере 2 нче мәктәп белән бәйләнгән дип әйтергә була. Биредә ул урта белем алган, ә аннары туган мәктәбенә педагог булып эшкә урнашкан. Бүген инде аның педагоглык стажы 46 ел тәшкил итә һәм шуның 44 елын ул 2 нче мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укыту белән бергә ул әле директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары да булып хезмәт куя. 

Хезмәткә – хөрмәт

Быел исеме беренчеләрдән булып республиканың Электрон мактау тактасына кертелүе исә аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәтенә лаеклы бәя булган. 

 

“Минем өчен бу ниндидер батырлык билгесе түгел, ә яраткан һәм күңелемә якын булган һөнәремдә намус белән хезмәт куюымны раслау, – ди Гүзәл Гәрәевна. Әмма иң мөһиме – бу зур җаваплылык һәм киләчәккә ресурс. Көчең һәм тәҗрибәң булганда, аны яшь буынга тапшырырга, үз хезмәтеңне тагы да яхшырак башкарырга кирәк”. 

Бурлаковлар гаиләсендә ватанпәрвәрлек – төп темаларның берсе. Тормыш иптәше Сергей Васильевич Әфганстанда хезмәт иткән. Кияүләре, Хәрби диңгез флотында хезмәт узып, су асты көймәсендә Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Уллары Роман вакытлы хезмәтне һава-десант гаскәрләрендә – легендар 6 нчы р ота дивизиясендә узган. Бабалары, каенатасы Бөек Ватан сугышында катнашканнар. 

Электрон мактау тактасы лауреаты Гүзәл Бурлакова сайлауларда катнашу мөһим бурыч дип саный

Ямьле шәһәрдә яшибез

Туган җирне ярату гаиләдә буыннан-буынга тапшырылып килә. Күптән түгел кызлары Анна, Самарада 16 ел яшәгәннән соң, тормыш иптәше һәм ике уллары – Егор һәм Святослав белән Нурлатка күченеп кайтканнар. 

“Күңел һәрчак Нурлатка тартты, – ди Анна Бикинеева. – Нурлатта уңайлы тормыш һәм балаларны тәрбияләү өчен бөтен шартлар да бар, бөтен инфраструктура янәшәдә. Кече Ватаныбызга кайтуыбызга без бик шат”. 

Гүзәл Гәрәевна үзе дә кече шәһәрләрнең үзенә бер тарту көче бар дип саный. 

“Нурлат ямьле, тыныч шәһәр, без биредә зур бер гаилә булып яшибез, – ди педагог. – Барысы да мегаполисларга китәргә омтыла, әмма бездә дә үсеш өчен бөтен нәрсә бар бит. Бүген Нурлатыбыз – менә дигән шәһәр!”

Тарих укытучысы, район Советы депутаты һәм актив тормыш позициясенә ия кеше буларак, Гүзәл Гәрәевна ватанпәрвәрлек сүзләрдә генә түгел, ә конкрет эшләрдә чагылыш таба, дигән фикердә. Һәм 18-20 сентябрь көннәрендә узачак Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда гражданлык бурычын үтәү – шуларның берсе. Күркәм традиция буенча алар 2 нче мәктәптә урнашкан 2331 нче сайлау участогына бөтен гаиләләре белән киләчәкләр. 

Электрон мактау тактасы лауреаты Гүзәл Бурлакова сайлауларда катнашу мөһим бурыч дип саный

Безнең тавыш – киләчәкне кайгырту

Гүзәл Гәрәевна кайчандыр биредә тәүге тапкыр тавыш биргән булган, аннан соңгы сайлау кампанияләрендә дә катнашмый калмаган, озак еллар дәвамында комиссия рәисе дә булып торган әле. 

“Без кеше хокуклары беренче урында торучы хокукый, демократик дәүләттә яшибез, – дип ассызыклый Гүзәл Гәрәевна. – Әмма бу эшләсен өчен үзебезгә дә актив булырга кирәк. Конституция буенча без дәүләт белән идарә итүдә сайлаулар аша катнаша алабыз. Сайлау участогына килү – киләчәгебезне безнең мәнфәгатьләребезне яклаячак һәм тиешле законнар кабул итәчәк кешеләргә тапшыру мөмкинлеге ул. “Миннән башка да барысы да хәл ителгән инде”, – дип һич тә уйларга ярамый. Халыкның фикере һичшиксез исәпкә алына. Безнең микрорайонда сайлаучылар һәрчак активлыклары белән аерылып торды: яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә, дөрес үрнәк күрсәтеп, тавыш бирергә иртәдән үк килә. Чөнки һәркайсыбызның тавышы – туган җиребез һәм балаларыбызның киләчәген кайгырту ул”.


Нет комментариев