Нурлатлылар алгы сызыкка бал җибәргәннәр
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар алгы сызыкка бал җибәргәннәр

“Айрат абый һәм аның командасы” волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Айрат Гәрәев башка волонтерларга да ярдәм итәргә өлгерә.

Шул көннәрдә генә ул “Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге” штабына махсус хәрби операция сугышчыларына төргәкләп җибәрү өчен кәрәзле бал алып килгән. 

Айрат Гәрәев 25 умарта оясы тота. Умартачылык аның яшәү рәвешенә әверелгән. Һәм озак еллар инде ул, бал аертканнан соң, аны башкалар белән дә бүлешә. 

«Ел саен Айрат Рифович махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә бал җибәрә. “Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге” волонтерлары аны пөхтәләп кечкенә банкаларга тутыралар һәм алгы сызыкка җибәрәләр. Әлеге изге гамәл артында күпьеллык хезмәт, ихлас кайгырту һәм сугышчыларыбызга ышаныч хисләре ята», – ди Актив озын гомер үзәге җитәкчесе Анжела Закирова. 

Айрат Гәрәев әйтүенчә, бал сугышчыларны тәмле үзлекләре белән сөендереп кенә калмаячак, көзге чорда салкын тиюдән профилактикалау чарасына да әвереләчәк.

«Без җиңүне якынайту һәм сугышчыларыбызга теләктәшлек күрсәтү өчен барысын да эшләячәкбез», – ди ул.


Нет комментариев