Нурлатта бер ир-атны ике машина бәрдергән
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта бер ир-атны ике машина бәрдергән

8 сентябрь көнне Нурлат шәһәренең Совет урамында “Лада” автомобиле йөртүчесе юлны тиешсез урында һәм ут кайтаргыч элементларсыз чыгып баручы 61 яшьлек ир-атны бәрдергән.

Нәтиҗәдә, җәяүле арттан килүче чит ил машинасы астында калган. 

Медицина тикшерүе ике йөртүченең дә аек булуын күрсәткән. 

“Лада” шоферы фаҗига урыныннан качып киткән, әмма соңрак тоткарланган. Суд аны юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән өчен 15 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән. Моннан тыш, аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.24 маддәсе (юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кешенең сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу) буенча административ эш кузгатылган. 

“Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать итәм: игътибарлы булыгыз, бу тәүлекнең караңгы вакытында аеруча мөһим. Йөртүчеләргә тизлекне киметергә, юл үзенчәлекләрен һәм һава торышын исәпкә алып, имин йөрү режимы сайларга кирәк. Җәяүлеләр юлны бары тик кагыйдәләрне саклап, аның иминлегенә инангач кына чыксыннар, киемнәренә ут кайтаргыч элементларны беркетеп йөрсеннәр иде. Алар гомерне саклап калырга мөмкиннәр”, – диде Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Олег Анжаков.


Нет комментариев