“Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге” волонтерлары 5 көн эчендә 700 индивидуаль бәйләү пакеты теккәннәр.
“Әлеге сан артында үзәкнең һәр әгъзасының көндәлек тырыш хезмәте ята. Без Яр Чаллының волонтерлар отрядына 500 комплект тапшырдык инде. Әлеге эшләнмәләрнең сугышчыларның сәламәтлеген һәм тормышын саклап калырга ярдәм итүен аңлау эшебезгә үзгә мәгънә өсти. Бары тик бергә булганда гына без куелган максатларга ирешә алачакбыз. Ә без, чыннан да, мөһим эшчәнлек башкарабыз”, – ди Актив озын гомер үзәге җитәкчесе Анжела Закирова.
Нет комментариев