Нурлатның «Чишмәкәй» балалар бакчасында Убырлы карчыкка яңа өй төзегәннәр
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның «Чишмәкәй» балалар бакчасында Убырлы карчыкка яңа өй төзегәннәр

Әлеге арт-объект территориядәге экосукмакны тагы да мавыктыргычрак иткән.

“Чишмәкәй” балалар бакчасына сабыйлар бу җәйдән тагы да теләбрәк йөриләр. Чөнки бакча территориясендә урнашкан экологик почмакта яраткан әкият геройлары – Убырлы карчык өчен әкияттәгедәй яңа өй барлыкка килде. Моңа кадәр дә аның өе булган анысы, әмма еллар үтү белән ул таушалып, яраксыз хәлгә килгән. Аны ремонтлау турында сүз чыккач исә бакчада март аеннан комплекслы хезмәт күрсәтү буенча эшче булып хезмәт куючы Таһир Ибәтуллин яңаны төзергә дигән тәкъдим керткән. Әлбәттә инде, бакча коллективы әлеге тәкъдимне хуплап каршы алган. Һәм оста ике ай дигәндә яңа өй “өлгерткән”. 

«Балалар бакчалары өчен мондый объектлар ясау тәҗрибәм элек тә бар иде. Әмма 10-15 еллап мондый эш белән шөгыльләнергә туры килмәде. Һәм менә “Чишмәкәй”гә урнашкач, янә эшләп карарга булдым, – ди Таһир Галимҗанович. – Эш өчен нигездә каен, нарат материаллар кулланылды. Кайсыларын сатып алдык, иганәчеләр дә булышты. Бакчада җәен эш җитәрлек бит, шулай да вакыт табып, өйне яңа уку елына өлгертү өчен тырыштык. Балаларны сөендерәсебез килде. Өйне ясаганда бакча мөдире Альмира Салиховна белән киңәшеп, һәр элементы турында фикер алышып эшләдек. Гомумән, коллективта уртак тел табып, тату хезмәт куябыз». 

Таһир Галимҗанович һөнәре буенча балта остасы. Элегрәк 547 нче ПМКда хезмәт куйган булган. Шуңа да агач эшенә осталыгы зур. Ә балалар өчен арт-объект ясаганда тәҗрибә белән бергә фантазиясен дә эшкә җигәргә туры килгән. Агачтан бизәкләп, сырлап ясалган купшы өйне хәзер Убырлы карчык өчен чын сарай дип әйтергә була. Әле алай гына да түгел, экологик сукмак территориясенә керә торган юлга чып-чын агач капка да ясап куйган оста, борыслардан җәелгән сукмакны та яңарткан. 

Хәзер сабыйлар урамга саф һава суларга чыгу белән экологик сукмакка ашыгалар һәм тизрәк Убырлы карчык янына кунакка йөгерәләр. Чөнки яңа өй зур һәм аның эченә кереп, анда урнашкан сандыкны ачып карарга, “үрмәкүч” оялаган тәрәзәсеннән урамны күзәтергә була. 

“Өйгә хәзер 8әү дә сыябыз, безгә бик ошый”, – дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Роман Якшин

Гомумән, бакчага йөрүче нәниләрнең саф һава суларга чыгуы мавыктыргыч таныпбелү дәресенә әверелә. Чөнки экосукмакның һәр тукталышы табигать дөньясы белән танышу өчен менә дигән мәйданчык. Купшы төнбоек чәчәкләре үсеп утыручы сулык, аның аша салынган күпер, төрледән-төрле үсемлекләр һәм чәчәкләр үсеп утыручы Альп таучыгы, миләшләр аллеясе дә бар монда... Сабыйлар тәрбиячеләре белән бергә агач ат арбасы, кое, умарта оясы, шалаш һәм башка объектлар яныннан узып, привалда тукталалар һәм, агач бүрәнәләргә утырып, тәрбиячеләре белән бергә серле табигать дөньясы турында фикер алышалар. 

“Экосукмакта без балаларга үсемлекләр, хайваннар турында сөйләп кенә калмыйбыз, аларда табигатькә карата сакчыл, кешелекле караш та тәрбиялибез. Балалар биредә үсемлекләрнең ничек үсүен күрәләр, матурлыкны тоя белергә өйрәнәләр, экологик һәм хезмәт тәрбиясе алалар”, – ди бакчаның өлкән тәрбиячесе Рузалия Сәмигуллова

Әмма дәресләр үтемле булсын, нәни балаларның күңелләренә кереп калсын өчен аларны кызыклы итеп үткәрү дә кирәк. Мавыктыргыч әкият геройлары, яңартылган арт-объектлар нәкъ шуңа ярдәм итә дә. Бакча коллективының киңкырлы фантазиясе һәм тырышлыгы исә район күләмендә дә лаеклы бәя алып килә. Балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләү буенча бәйгедә алар өченче урын яуласа, күптән түгел нәтиҗә ясалган районкүләм яшелләндерү конкурсында беренче урынга лаек булдылар.


Нет комментариев