3 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары Яшь юл хәрәкәте инспекторлары сафларын тулыландырдылар
ХӘБӘРЛӘР

3 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары Яшь юл хәрәкәте инспекторлары сафларын тулыландырдылар

Әлеге вакыйганы мәктәптә бәйрәм ясап билгеләп үттеләр.

3 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары Яшь юл хәрәкәте инспекторлары сафларын тулыландырдылар. Беренче сыйныфка кергән 43 укучы хәзер белем эстәп кенә калмыйча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә өйрәнәчәк. Бу аларга юлларда үзләрен ышанычлырак һәм иминрәк хис итәргә булышачак.

3 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары Яшь юл хәрәкәте инспекторлары сафларын тулыландырдылар.

Балалар кагыйдәләрне парталар артында түгел, ә уеннар барышында ныграк үзләштерәләр. Икенче сыйныфта белем алучы яшь юл хәрәкәте инспекторлары бу турыда яхшы беләләр, шуңа күрә беренчеләр өчен чын бәйрәм әзерләгәннәр иде. Светофор, Убырлы карчык һәм Зебра костюмнарында алар үз сафларына басучы балаларга тематик табышмаклар әйтеп, дөрес җаваплар өчен аларны татлы бүләкләр белән сыйладылар. Ә инде укучылар үзләрен бер команда итеп хис итсеннәр өчен, интерактив үткәрделәр: алып баручы команда биреп торды, балалар исә бер-берләрен кочакладылар, дәррәү көлделәр һәм күңелле хәрәкәтләрне кабатладылар.

Беренче сыйныф укучылары, белемнәрен тагын да ныгыту өчен, юл билгеләренең әһәмияте турында шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күңелле флешмоб белән тәмамланды. Билгеле инде, бүләкләр дә мулдан иде – “Юл хәрәкәте иминлеге” ГБУсының Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова яңа гына яшь юл хәрәкәте инспекторлары булган укучыларга белешмәлекләр, дәфтәрләр, ручкалар һәм ут кайтаргыч фликерлар тапшырды.

3 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары Яшь юл хәрәкәте инспекторлары сафларын тулыландырдылар.

«Беренче сыйныф укучылары өчен уку елының башлануы – тормышларындагы яңа этап, яңа юл. Укучыларның балалар бакчасында алган белемнәре бар инде. Әмма мәктәптән тыш, ата-аналарның да әлеге эшчәнлеккә кушылулары мөһим: алар балалары белән имин маршрут төзесеннәр, куркыныч урыннарны ачыкласыннар һәм аларны даими искәртеп торсыннар иде», – дип билгеләп үтте Гөлфия Гыймалтдинова.

Көзен бу сүзләр аеруча актуаль: хәзер иртә караңгылана, юлларда күрү шартлары начарая, димәк, нәни җәяүлеләр өчен куркыныч тагын да арта. Шуңа күрә өлкәннәр, балаларга кагыйдәләр турында сөйләп кенә калмыйча, мәктәпкә һәм өйгә кадәрге юлны бергәләп үтәргә, аны кайсы җирдә имин кисеп чыгарга мөмкинлеген күрсәтергә, кайсы участокта аеруча игътибарлы булырга кирәклеген аңлатырга тиешләр.

3 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары Яшь юл хәрәкәте инспекторлары сафларын тулыландырдылар.

«Балалар күп вакытларын мәктәптә үткәрәләр, шуңа күрә ата-аналар иминлек мәсьәләләрендә безгә зур өметләр баглыйлар. Без уку елын беренче сыйныф укучыларын яшь юл хәрәкәте инспекторлары сафларына кабул итү белән башлап җибәрдек һәм берничә чара үткәрергә дә өлгердек инде. Балаларыбызны иң беренче чиратта белемнәр саклап калачак», – диде 3 нче мәктәпнең Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды җитәкчесе Любовь Гаврилова.

Хәзер 43 яшь инспектор юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп кенә калмыйча, калганнарга да үрнәк күрсәтәчәк, чөнки юллардагы иминлек иң элек безнең үзебездән башлана бит.


Нет комментариев