Яшь нурлатлы 18 яшендә Ватан сагына баскан
ХӘБӘРЛӘР

Яшь нурлатлы 18 яшендә Ватан сагына баскан

Бу яшьтә күпләр өчен тормыш яңа гына башлана әле, Ильмир исә чын ир-егетләр адымы ясый.

Аның позывное – Север. Бу аның бик иртә формалашкан корычтай нык холкын чагылдыра.

Махсус хәрби операциягә Ильмир 2024 елда Ватан өчен гомерен биргән абыйсы эзеннән килә. Аңа 17 августта 18 яшь тула, берничә көннән инде ул РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби ант кабул итә. 

Нурлатлы Ильмир 18 яшендә Ватан сагына баскан.

“Бу адымны уйлап, аңлы рәвештә ясадым, – ди яшь сугышчы. – Өйдә, әлбәттә, сөйләшү авыр булды. Әни бик нык борчыла, ә әти аңлый: ир-ат булып туганмын икән, Ватанымны, гаиләмне якларга тиешмен”. 

Нәтиҗәдә әти - әнисе улының бу адымын кабул итә һәм аның үз язмышына үзе хуҗа, киләчәкне саклаучы булу омтылышын хуплый. Һәр кешенең тормышында аны “аңа кадәр” һәм “аннан соң”га бүлә торган чикләр була. Ильмир өчен исә агымдагы ел шундый булачак: ул үз гомерендә беренче тапкыр сайлауларда катнашачак. Һәм аның тәүге тавыш бирүе туган җирендәге җылы сайлау участогында түгел, ә махсус хәрби операция зонасында узачак. Аның кулындагы бюллетень гади сайлаучы тавышы гына түгел, ә абыйсы яклап сугышкан һәм бүген үзе сагында торучы туган илебезгә тугрылык анты да булачак. 

“Хәзерге вакытта расчет номеры булып хезмәт итәм, – дип сөйләде Ильмир. – Коллективыбыз бердәм, дус. Әлбәттә, күп нәрсәне белмим әле, әмма өлкән сугышчылар һәм командирлар ярдәм итәләр, өйрәтәләр”.

Кырыс хезмәт шартларында исә Нурлат егетен һич тә тәҗрибәсез яшь малай итеп түгел, таянырга мөмкин булган ышанычлы иптәш буларак кабул иткәннәр. Үзе дә көн саен үзенә ышанырга мөмкин булуын расларга тырыша. 

“Ул тыңлаучан, бик җитди, бәлки яшьлеге аркасында бераз самими дә, – ди аның турында Рама позывнойлы взвод командиры. – Әмма барысын да игътибар белән тыңлый, һәр сүзне күңеленә сеңдерә. Белмәгәнен кабат сорарга кыенсынмый”.

 Ә эшне яхшылап өйрәнү өчен бу – солдатның иң төп сыйфаты. Тәҗрибәле сугышчылар аны үз канатлары астына алганнар. Бәрелешләр тынып торган кыска араларда аны барысына да өйрәтәләр. Монда катлаулы техниканы дөрес карап тору да, бернинди уставта язылмаган, әмма тормышны инструкцияләрдән дә яхшырак саклап калырга сәләтле фронт хәйләләре дә бар. Командирлар егеттә зур потенциал күрәләр. Замана сугышы күптән инде цифралы чорга аяк басты. Бәлки тиздән Ильмирга яңадан уку узарга тәкъдим итәрләр. Бүгенге көндә бөтен хәрби хәрәкәтләр роботлаштырылган комплексларга һәм армиянең күзләре булган пилотсыз очу аппаратларына бәйләнгән бит. 

Нурлатлы Ильмир 18 яшендә Ватан сагына баскан.

“Пилотсыз системалар бик зур темплар белән үсә. Хәзер тиз реакцияле, салкын акыллы, яшь, белемле егетләр кирәк, аларны биредә, алгы сызыкта, пилотсыз системалар операторларына яңадан укытачаклар. Әле кичә генә мәктәп укучысы булган яшь егет расчет номерыннан күктәге корыч кош белән идарә итүче пульт артында утыручы яңа буын сугышчысына әверелә ала”, – ди Рама. 

Ильмир әле күп нәрсәне күрмәгән, әмма ул аяк астында ныклы җир, алда гадел эш һәм артта ышанычлы тылның теләсә нинди тәҗрибәдән дә мөһимрәк булуын яхшы белә. Ул абыйсыннан үрнәк алып, әтисенең яратуын, әнисенең догасын һәм иптәшләренең ныклы иңен тоеп хезмәт итә. Димәк, үз позывное белән ул илебезнең какшамас ныклыгын гәүдәләндерә.


Нет комментариев