“Егоркино” командасы авыл коллективлары арасындагы республика турнирының җиңүчесе булды.
Футбол командасы составында – мәктәп чыгарылышлары һәм 11 нче сыйныф укучысы Антон Белов.
“Егоркино” авыл командасы Татарстан Республикасы командалары арасында узган “Авыл кубогы” турнирының төп трофеен яулады.
Футболчылар Нурлат районын лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр һәм җиңүне өйләренә алып кайттылар. Биредә тренер Александр Ендиряковның да өлеше зур. Аның хезмәте һәм остазлыгы командага лаеклы уен күрсәтергә һәм пьедесталның иң югары баскычына күтәрелергә ярдәм итте.
Нет комментариев