Сентябрь уртасына кадәр район җитәкчелеге белән яшәешне тәэмин итүче службалар вәкилләре 26 авыл җирлеге, шәһәр микрорайоннары халкы һәм оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашачак.
Әлеге чараларның конструктив диалог форматында үтүе көн кадагындагы мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләшергә мөмкинлек бирә. Менә шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләр дә Халыклар дуслыгы йортында узачак җыенга күпкә алдан җыела башлады. Тукай урамында гомер итүче Рәмис Хисамов үзен күп еллар борчыган мәсьәлә буенча алга китеш булырмыюкмы дигән өмет белән килгән.
«Безнең урамда канализация юк. Үзвакытында әти белән әни дә бу проблемадан интектеләр, 45 еллап хәзер үзем биредә яшим. Җир асты сулары да күпләп кергәнгә, юынтык сулар чокырыбыз тиз тула, 2шәр мең сум акча түләп, ике атнага бер тапкыр суыртырга туры килә», – дип уртаклашты ул.
Кайбер кешеләр гомумән дә чокырга турыдан-туры торба чыгарып, юынтык суларын шунда агызалар икән. Әлбәттә, бу экологик яктан да, кешелеклелек ягыннан да матур күренеш түгел. Җыенны алып барган район башлыгы Дамир Ишкинеев җаваплы службалар җитәкчеләренә әлеге мәсьәләне чишү юлларын табарга өндәде.
«Эшләрне киләсе елга башлау өчен, быел проектлауны кайгыртырга кирәк», – диде ул.
Шикәрчеләр микрорайоны халкының җитәкчелеккә сораулары шактый иде. Чара барышында тукталыш павильоннарын яңарту, подъезд каршындагы агачларны кисү, тротуарлар салу, чүп-чарларны ташлау һәм башка мәсьәләләр күтәрелде, балалар өчен кафе ачу, спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар белән махсус мәйданчык булдыру тәкъдимнәре дә яңгырады. Микрорайонда алып барыла торган төзекләндерү эшләрен уңай бәяләүчеләр дә булды.
«Тротуарларыбыз өчен рәхмәт. Алар буйлап җәен дә, кышын да йөрү уңайлы, өлкән яшьтәге кешеләргә бигрәк тә. Безгә саф һава сулап йөрү өчен урын бар, машиналар да комачауламый», – дип билгеләп үтте Светлана Маслова.
Гомумән, агымдагы елның беренче яртыеллыгында микрорайонда шактый эшләр башкарылган, “Күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт” программасы буенча дүрт күпкатлы йортта башланган масштаблы эшләр дә дәвам итә. Алар буенча биредәге 56 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтүче “Экодом” идарәче компаниясе директоры Илфат Гәрәев һәм “Шикәр заводы” ТОСы рәисе Татьяна Максимова хисап тоттылар.
«Халык белән тыгыз эшлибез, ике арада үзара аңлашу хөкем сөрә. Нәтиҗәләр дә сөендерә», – дип билгеләп үтте Татьяна Максимова, һәм үзенең эш вазыйфаларына күчкәндәге бер очракны исенә төшерде: – Бер ташландык кое зур борчу тудыра иде, балалар төшеп китәр дип аеруча курыктым. “Промочистка”га мөрәҗәгать иткәч, ике көн эчендә мәсьәлә чишелде. Бу миңа алга таба эшләү өчен стимул бирде. Мине ишетәләр, тыңлыйлар һәм ярдәмгә киләләр».
Дамир Ишкинеев очрашу ахырында нурлатлыларның үз сораулары белән район сайты, кире элемтә платформасы, “Халык контроле” һәм хөкүмәт вәкилләренә халыкның социаль челтәрләрдәге хәбәрләренә оператив җавап бирергә ярдәм итүче “Инцидент Менеджмент” системалары аша да мөрәҗәгать итә алуларын билгеләп үтте.
Нет комментариев