Нурлат бердәмросслары бәйрәм алдыннан хатын-кызларны чәчәкләр белән сөендерде
Шәһәрнең Карл Маркс урамыннан узып баручы гүзәл ханымнар һәм кызларга лаләләрне яшьармиячеләр бүләк итте.
Берничә ел дәвамында яшәп килүче матур традиция буенча, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары “Хатын-кызларга чәчәк бүләк итегез” дип аталган бик матур акция оештырды. Бәйрәмчә формалар кигән яшьармиячеләр шәһәр үзәгендә хатын-кызларны 8 Март белән котлап, кызыл лаләләр бүләк итте. Яшьармиячеләрнең җылы теләкләре, ихлас елмаю белән чәчәкләр бүләк итүе һәркемнең бәйрәм кәефен арттырды. “Чәчәкләр язның бу кояшлы көнен тагы да яктырак итте”, – дип рәхмәтләрен белдерде хатын-кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев