Нурлатта бер түрә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарны бозган өчен җаваплылыкка тартылган
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта бер түрә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарны бозган өчен җаваплылыкка тартылган

Нурлат шәһәре прокуратурасы башкарма хакимият органнарының берсендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшергән.

2017 елда гражданнардан төтен юлының ишелүе, канализациядән су үтүе һәм балалар мәйданчыгын җиһазлау турындагы мөрәҗәгатьләренең җавапсыз калуы ачыкланган. Исәп алып барыла торган карточкаларда гражданнарга аларның ризалыгы белән телдән җавап бирелүе яки куелган сорауларга язмача җавап җибәрелүе турында мәгълүматлар теркәлмәгән. Ике гражданинның гаризалары шулай ук теркәлмәгән һәм каралмаган. Тагын өч мөрәҗәгать (фатирны су басу, яктылык һәм суүткәргеч челтәренең ремонты турында) закон буенча билгеләнгән 30 көнлек вакытны бозып каралган.

Нет комментариев