Объективта – Нурлат һәм аның кешеләре
ХӘБӘРЛӘР

Объективта – Нурлат һәм аның кешеләре

​​​​​​​ Халыклар дуслыгы йорты “Күпмилләтле Нурлат” фотобәйгесендә катнашырга чакыра.

Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көннәре, ТРда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган бәйге 5 августта старт алды. Ул ике – “Нурлатым” (шәһәр йөзен, тарихи урыннарын чагылдыручы эшләр, гадәти булмаган ракурстагы күренешләр) һ ә м “ Ш ә һ ә р й ө з е ” (шәһәрнең күпмилләтле халкын, төрле диаспоралар, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләрен эштә, ялда һәм башка вакытта чагылдыручы эшләр) номинацияләре буенча уза. Бәйгедә т ө р л е я ш ьт ә г е һ ә м мәшгульлектәге профессиональ фотографлар да, фотога төшерергә яратучылар да катнаша ала. Иҗади эшләр 20 августка кадәр кабул ителә, аннан соң аларны жюри бәяләячәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантана - сы һәм иң яхшы эшләр күргәзмәсен ачу 27 августта Халыклар дуслыгы йортында булачак.


Нет комментариев