Район башкарма комитеты җитәкчесе гаиләсе белән тавыш бирде
ХӘБӘРЛӘР

Район башкарма комитеты җитәкчесе гаиләсе белән тавыш бирде

2334нче Нурлат - Төньяк сайлау участогына җәмәгате Фәридә Наилевна белән бергә тавыш бирергә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин халыкның активлыгын билгеләп үтте.

- Нурлатлыларның актив һәм бердәм булып булып сайлауларга килүләрен бердәмлек күрсәткече дип саныйм, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе.- Нурлатлылар үз тавышларын лаеклы кандидатларга бирерләр, дөрес сайлау ясарлар дип ышанып әйтәм.
- Сайлау процессының чисталыгы күз алдында, - ди 2334нче Нурлат- Төньяк сайлау участогы комиссия рәисе рәисе Миләүшә Морякина.- Безнең участокта полиция, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре һәм партияләрдән күзәтүчеләр кизү тора.

Нет комментариев