Субсидияләр кайтты
ХӘБӘРЛӘР

Субсидияләр кайтты

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу көннәрдә районга 2013-2016 елларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү максатыннан алынган ташламалы кредитлар буенча процентларның бер өлешен түләү чыгымнарын каплау буенча 3 миллион сумнан артыграк күләмдә субсидияләр кайткан.

Субсидияләр  узган елның ноябрь, декабрь һәм агымдагы елның гыйнвар ае өчен биреләчәк һәм якын көннәрдә  нурлатлылар алардан файдалана алачаклар. 


Нет комментариев