Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Сугыш ветераны беренчеләр булып тавыш бирде

Кормыш бистәсендә урнашкан район мәдәният йортындагы сайлау участогында Бөек Ватан сугышы ветераны, 92 яшьлек Ирек ага Алишев иң беренчеләрдән булып тавыш бирде.

Ирек Исхахович үз гомере эчендә 50 дән артык төрле сайлау кампанияләрендә катнашкан.
- Мин сайлауларга һәрвакыт иртәнге якта ук киләм. Без - сугыш ачысын татыган буын, фронтта да, тылда да бик күп авырлыклар күрдек. Шуңа күрә без тыныч тормышның бәясен башкаларга караганда яхшырак беләбез. Мин тынычлык өчен, балаларымның, оныкларымның, оныкчыкларымның имин һәм бәхетле тормышы өчен тавыш бирәм, - диде Бөек Ватан сугышы ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев