Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Уңыш

"Нурлат сөте" хуҗалыгының баш зоотехнигы Рамил Сираҗетдинов үткән елда "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" конкурсы җиңүчеләре арасына керде һәм 100 мең сумлык Грантка ия булды.

- Зоотехник һөнәрен авылда туып-үскәнгә сайлаганмындыр. Чөнки балачактан хезмәткә өйрәнеп үстек. Башта техникумда, соңрак институтта укыдым. Башта ук һөнәрем буенча эшли башладым, - дип моннан 30 ел элек ни өчен нәкъ менә шул һөнәрне сайлавының серләрен ача бүген Рамил Исламгәрәевич.
Кәкре Атау авылында туып-үсеп, армия хезмәтен тутырып кайткан егеткә исә авыл хуҗалыгы техникумына юлламаны җирле хуҗалык җитәкчелеге бирә. Егетнең эшкә хирыслыгы, оештыру сәләте барлыгын күреп алалар, мөгаен. Ә укуын тәмамлагач, туры туган авылына эшкә кайта, аннан соң төрле хуҗалыкларда, авыл хуҗалыгы идарәсендә дә эшләп ала, әмма терлекчелек тармагыннан беркайчан аерылмый.
- Хезмәтем күңелемә якын һәм бу һөнәрне сайлаганыма һич тә үкенмим. Бу тармакны хәзер биш бармагымдай беләм инде, шуңа да эшем җиңелләрдән булмаса да, көн саен фермаларга зур теләк белән киләм, - ди ул.
Ә һөнәрдә уңышка ирешү өчен һәрчак белемнәрне камилләштереп торырга кирәк дип саный. Шул еллар эчендә республикада гына түгел, Россиянең дә төрле шәһәрләрендә белемнәрен арттырырга туры килгән. Аннан, тәҗрибәнең дә зур роль уйнавын билгеләп үтә. Әнә, төрле хуҗалыкларда, төрле җитәкчеләр белән эшләп туплаган тәҗрибәсен бүген үзенең тормыш институтлары дип атый бүгенге көндә. "Нурлат сөте" хуҗалыгы җитәкчелеге дә Рамил Исламгәрәвичның лаеклы хезмәтенең республика күләмендә шулай югары бәяләнүен шатланып кабул иткән.
- Грант ел саен иң яхшы белгечләргә бирелә һәм хуҗалыгыбызда Рамил Исламгәрәевич кебек шундый тәҗрибәле белгеч хезмәт куюы зур хәзинә, - ди "Нурлат сөте" җитәкчесе Фәнис Вәлиев. - Бездә мөгезле эре терлекләр саны ишле, алар төрле бүлекчәләрдә асрала, ә баш зоотехникка аларның һәркайсын яхшы белеп, бик күп белгечләр белән эшләргә, тулаем тармак өчен җавап бирергә туры килә. Һәм тәҗрибәле белгеч боларның барысын да бик яхшы башкара.
Ә баш зоотехник әлеге зур бүләкне авыл хуҗалыгы тармагында куйган күпьеллык хезмәтенә югары бәя буларак кабул иткән һәм конкурс авыл хуҗалыгы белгечләре өчен бик яхшы стимул һәм һөнәргә кызыксыну уятучы мөһим чара дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев