Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Йон эрләү серләре ачылды

“Йон эрләү серләре”. Бөтендөнья Татар конгрессының Нурлат бүлеге оештырган осталык дәресенең чираттагысы әнә шулай дип аталды.

Кар-буранлы 6 гыйнвар киче  районның төрле авылларында, шәһәрнең үзендә яшәүче кул осталарын Нурлат шәһәре Мәдәният сараена җыйды.  Каба, йон көнҗәләсе, орчык кебек инде кулланышта сирәк очрый торган эш кораллары бу кичнең топ атрибутлары булдылар. Ә геройлары- әлеге көнгә кадәр әбиләребездән килгән шөгыльне бүген дә онытмаган кул осталары иде, әлбәттә. Чарада бик җентекләп, сөйләп-аңлатып сарык йонын эшкәртүнең тулы циклы күрсәтелде. Эшнең беренче этабы- көнҗәләгә бәйләнәчәк йон язу эше Кормыш микрорайоныннан Мәйсәрә Габбасова һәм нурлатлы Рәмзия  Әхмәтовага тапшырылган иде. Чулпан авылыннан Наилә  Насыйбуллина, Гөлҗамал Садыйкова, Кәкре Атаудан Фәүзия Кәлимуллина  йонны ничек итеп тигез эрләү серләрен ачтылар. Алар кулларында  орчык уенчык кына кебек бөтерелә, көнҗәләдә йон күзгә күренеп кими. Тигез итеп тартылган җеп соңрак катылып, киләпләргә салыначак һәм йомгакларга чорналачак әле. Боларын бу көнне Кәкре Атаудан Гадәния  Хәмәтҗанова белән нурлатлы Рәсимә Камалетдинова башкардылар. Эш циклы бәйләү осталары кулында җылы оекбашларга, башлыкларга, бияләйләргә әверелеп төгәлләнергә тиеш. Чулпаннан Вәсимә Садретдинова, Нурлаттан Әлфия Галәветдинова, Роза Сафина нәкъ әнә шул эш белән мәшгуль иделәр дә.(Шунда ук әзер кул эшләреннән төзелгән күргәзмә кызларның бу эштә югары осталыкка ия булуларына шик калдырмады). Эш күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп, борынгы аулак өйдә кич утыруларны хәтерләтеп бик күңелле барды. Хәер, нурлатлы Зөһрә Зарифуллина кебек оста гармунчы уйнап торганда, башкача мөмкин дә түгел шул. Өстәвенә, катнашучыларның күбесе- җыр-бию осталары да, гомер буе сәхнә тоткан җирле артистлар да булып чыктылар.

Эш барышында башланган җылы аралашу милли ризыклардан корылган чәй өстәле артында дәвам итте.

–Безнең максат–халкыбызның элек-электән килгән шөгыльләрен яшь буынга ирештерү, осталык серләрен ачу,–диде Конгресснын Нурлат бүлеге җитәкчесе, чараның инициаторы Әлфия Галәветдинова. – Гореф-гадәтләребезне барлау, яңарту юнәлешендә башлаган эшебезне дәвам итәчәкбез, бик матур ниятләребез бар. Шундый актив, милли җанлы ханымнар булганда, нинди чарага да шикләнмичә алынырга була, рәхмәт үзләренә!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев