Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

БДИдан 100 балл

Бу турыда кайсы чыгарылыш сыйныф укучысы хыялланмый икән? Ә менә шәһәрнең 2нче урта мәктәбе чыгарылышы Наилә Низамова хыялланып кына калмаган, рус теленнән имтиханын иң югары балл¬га биргән дә куйган. Химиядән - 98, биологиядән 86 балл җыйган ул.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, имтиханнарын иң югары балларга биргән чыгарылыштан БДИны 100 баллга бирү серләренә төшендем.

- Имтиханыңны иң югары баллга бирермен дип уйлаган идеңме?

- Мин рус теленнән югары баллга өметләндем, ләкин 100 үк булыр дип хыялланмаган идем дә. Атна саен сочинение яздык,тестлар чиштек. Ике сыйныфтагы 35 чыгарылышның – 24 е рус теленнән югары баллга ия булды.

- 100 балл җыйганыңны белгәч, нинди хисләр кичердең?

- Нәтиҗәләр билгеле буласы көнне мин һәр биш минут саен сайтка кереп карадым. Бөтен гаиләбез белән бик дулкынланып көттек ул мизгелне.

- Күп кеше, БДИ балаларның психикасын боза, ул белем дәрәҗәсен күрсәтми, ди. Ә синең бу имтиханга карашың нинди?

- Мин БДИ турында ул яхшы яки начар дип әйтә алмыйм. Бездән бит беребездән дә БДИ бирәсегез киләме дип сорап тормадылар. Бу бөтен кешеләр өчен дә каралган бердәм имтихан. Белем дәрәҗәсен тикшерми диючеләргә шуны әйтә алам: акыллы кешенең БДИны «ике»легә биреп, белеме булмаганның «биш»легә биргәнен күргәнем юк әле.

- Имтиханнарга кайчан әзерләнә башладың?

- Минем рус теленнән бер тапкыр да репетиторларга йөргәнем булмады. Мәктәптә өйрәтүләре дә бик җитте. БДИга безне инде 10 нчы сыйныфтан ук әзерли башладылар. Рус теле укытучысы Надежда Бажановага  зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул безгә имтиханны югары баллга бирер өчен көченнән килгән бөтен әйберне эшләде. Химия һәм биологиядән репетитор ярдәме кирәкте.

- Ничек уйлыйсың, 100 балл ул белем күрсәткечеме, әллә имтиханда бәхет эше дә зур роль уйныймы?

- Бөтен имтиханнарга хас булганча, монда бәхет факторы да зур роль уйный. Ләкин 100 баллның нигезендә бик зур хезмәт, тырышлык, имтиханга әзерләнеп үткән йокысыз төннәр тора. Бәхет дип кенә ерак китеп булмый.

- Синеңчә, 100 баллга имтихан бирү сере нидә?

- Имтиханга әзерлекне системалы рәвештә алып барырга кирәк. Репетиторга йөрим дип кенә кул кушырып утырырга ярамый. Күп әйбер үзлегеңнән шөгыльләнгәннән тора. Укытучыдан оныткан яки белмәгән әйберне сорарга курыкмаска кирәк. Ә имтихан вакытында инде «паника»га бирелмәү мөһим. Имтиханга, гомумән, аек акыл, салкын баш белән бару яклы мин.

- Кая укырга керергә уйлыйсың?

- Педагоглар гаиләсендә үссәм дә, кечкенәдән медик булырга хыялландым, медицина вузына бюджетка  укырга керергә исәп.

- Уку белән бергә, мәктәптән тыш эшләрдә дә актив идең, вакытыц җитттеме?

- Баскетбол белән яратып шөгыльләндем, «Яшь гвардия», «Форпост» волонтерлык юнәлешләрендә дә актив катнаштым. “Бердәмлек» отрядында, «Сәләт»  төркемендә  шөгыльләндем. Теләк булса - укуга да, мавыгуларга вакыт җитә.

- Әңгәмәң өчен рәхмәт, Наилә! Алга таба да укуыңда уңышлар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев