Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бурычлар билгеләнде

Дүшәмбе көнне “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси советының киңәйтелгән утырышы үтте.

Ќирле бүлекчә секретаре Флюра Ногманова җитәкчелегендә узган утырышта 8 төрле мәсьәлә каралды һәм расланды. 
Россия Федерациясе Президентын сайлау нәтиҗәләре хакында партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Флюра Ногманова тулы мәгълүмат җиткерде. 
Җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханеева билгеләп үткәнчә, Нурлат бердәмросслары  төрле юнәлешләр буенча киңкырлы эшчәнлек алып баралар. I квартал нәтиҗәләре буенча партиянең Нурлат җирле бүлекчәсе республикада 7нче урынны яулаган, башкару дисциплинасы 90 процентка үтәлгән. 
-  Партия проектлары аша кеше мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәү дәрәҗәсен күтәрүче бик күп яңа һәм кирәкле эшләр башкарыла, - диде Ралия Йосыфхановна барлык дәрәҗә партия проектларының тормышка ашырылу эшенә анализ ясап. Шунда ук ул 2018 елга партиянең җирле проектларын тормышка ашыру планын да җиткерде. 
Безнең районда бүген ...  артык чишмә бар. Шуларның  ... төзекләндерелгән. Аксакаллар элегрәк чишмәләрнең бик күп һәм бөтенесе дә каралган булуын искә ала. Җир астыннан бәреп чыккан чишмә һәркемгә сафлык, матурлык  биргән. Безнең заманда башка кыйммәтләр артыннан куып, аларга сакчыл мөнәсәбәт чак кына югалмый калды. 2000 еллар башында чишмәләр белән яңадан кызыксына башладылар. Аларны архитектура-эстетик яктан гына түгел, санитария һәм гигиена таләпләре ягыннан да төзекләндерергә керештеләр. Утырышта “Халык  чишмәләре” җирле партия проекты кысаларында “Яшә, чишмә, яшә” конкурсы, “Чишмәләрне саклыйк”  фотоконкурсын үткәрү хакында да сөйләштеләр. Конкурсларның максаты – табигатьне саклау, чишмәләрне төзекләндерү, карап тоту.
Җирле сәяси совет карары нигезендә башлангыч бүлекчәләрнең эшчәнлеген тыңлау буенча график төзелгән. Бу көнне агымдагы елның беренче кварталында башкарылган эшләр хакында “Мамык” һәм “Кормыш микрорайоны”  башлангыч бүлекчәләре секретарьлары Александр Разжавин  һәм Ирина Сапожникова хисап тоттылар.  
Барлык мәсьәләләр буенча Совет әгъзалары тиешле карарлар кабул иттеләр.  Утырыш азагында партия тормышында активлык күрсәткән һәм юбилейларын билгеләп үтүче  партия әгъзалары бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев