Кул эшләре күргәзмәсе Бикүле халкының күңеленә хуш килде
Көн темасы

Кул эшләре күргәзмәсе Бикүле халкының күңеленә хуш килде

Бу көннәрдә Бикүле халкы авыл мәдәният йортында оештырылган кызыклы күргәзмә белән таныша алды.

"Могҗизалы куллар - могҗизалы әйберләр" дип исемләнгән күргәзмәдә җирле "Оста куллар" түгәрәге әгъзаларының кул эшләре тәкъдим ителгән иде. Бу - үзенә күрә аларның ел буена башкарган эшләренә хисап булды. Түгәрәк 4 ел эшләп килә һәм анда шөгыльләнүче 15ләп хатын-кыз әлеге чорда бәйләү-чигүнең бөтен серләренә дә төшенгәннәр. Бу юлы күргәзмә сәйләннән бәйләнгән әйберләрне үз эченә алган һәм анда урын тапкан сувенирлар, чәчәкләр бирегә килүче һәркемнең күңеленә хуш килгән.


Нет комментариев