Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин: “Нурлатлылар сайлауларда һәрчак активлык күрсәттеләр, бу юлы да актив булырлар дип ышанам”

Советлар Союзы Герое Михаил Сергеев исемендәге шәһәр гимназиясендә ике – 2332 һәм 2334нче сайлау участоклары урнашкан. Биредә Төньяк, Төньяк-Көнчыгыш һәм Көнчыгыш микрорайоннарында яшәүче 5 меңгә якын нурлатлы тавыш бирде.

Кайбер нурлатлылар сайлау участогына әле ачылганчы ук килде. Тимерҗанов урамында яшәүче Илдус һәм Фәһимә Җамалетдиновлар да беренчеләрдән булып тавыш бирде. “Бу республика тормышында иң мөһим вакыйга. Шуңа да иртәдән

килергә булдык”, – диделәр алар. Гайнетдиновлар гаиләсендә дә сайлауларда бөтен гаилә белән катнашу матур традициягә әверелеп бара. Бу юлы да сайлау участогына алар балалары белән килделәр. Кечкенә Рамазан белән Булат сайлауларның никадәр мөһим икәнлеген әле аңлап бетермәсәләр дә, әти-әниләре аларда актив гражданлык позициясен әле кечкенәдән үк тәрбияләү яклы.

2334нче сайлау участогында иртәдән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да үз тавышын бирде, ул сайлауларга тормыш иптәше Фәридә Наилевна белән килгән иде. Әлеге участок шәһәрдә электрон тавыш бирү комплекслары белән җиһазланган биш участокның берсе. Биредә тавыш бирү өчен кәгазь бюллетеньнәр кулланылмый, сайлаучыларның тавышларын санау һәм эшкәртү дә автомат рәвештә башкарыла. Әхмәтшиннар да штрих-кодлы бер тапкыр кулланыла торган карталар алдылар һәм электрон бюллетеньнәр тутырдылар.

– Районыбыз халкы өчен барлык дәрәҗәдәге сайлаулар да мөһим. Бүген без республика парламентын сайлыйбыз һәм алдагы 5 елгы киләчәгебезгә нигез салабыз. Нурлатлылар сайлауларда һәрчак активлык күрсәттеләр, бу юлы да актив булырлар дип ышанып калам, – дип ышанычын белдерде Алмаз Сәлимович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев