Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

25 еллык Чулпан участок хастаханәсе бүген зур үзгәрешләр кичерә

Капиталь төзекләндерү эшләре биредә "Татарстан Республикасы халкына 2012-2016 елларда беренчел медик - санитар ярдәмне тормышка ашыру" республика максатчан программасы кысаларында башкарыла. Чулпан участок хастаханәсе тирә - яктагы 22 авылның 8 меңләп кешесенә хезмәт күрсәтә. Биредә терапевт, педиатр, стоматолог кабул итә, регистратура, лаборатория, смотровой һәм процедура кабинетлары, 25 койга урынлы дәвалану...

- Ремонт эшләре 5 миллион сумга исәпләнгән, - ди "Нурлат ЦРБ"сы баш табибы Илшат Солтанов. - Моннан тыш, район башлыгы Наил Шарапов бюджеттан түбәне алмаштыру өчен 1 миллион сум акча бүлеп бирде. Хәзер капиталь төзекләндерү эшләре бар көченә бара. Бар да яхшы булса, эшләрне август азагына төгәлләү планлаштыра.
Ремонтка подрядчылар - "Городстрой" җәмгыяте моннан бер ай элек тотынган булган икән. 100гә якын тәрәзә пластикка алмаштырылган, хәзер беренче каттта төзекләндерү эшләре алып барыла. Ишекләр, сантехника, канализация, электр хуҗалыгын алыштыру, стеналар буяу, кафель җәю бара, кулай тирәлек элементлары белән бәдрәфләр яңартыла. Отмосткалар, ишегаллары тәртипкә китерелә, керү төркемендә инвалидлар өчен пандуслар ясала, сак-янгын сигнализациясе урнаштырыла.
- Моннан җиде ел элек хастаханәнең икенче катында җирле бюджет хисабына идәннәр алмаштырылган иде, - ди хастаханә табибы Рөстәм Сәмигуллин. - Ремонт кирәк, бина эчке яктан гына түгел, тыштан да туза башлаган иде. Түбә проблемасы аеруча кискен торды. Әмма республика тарафыннан бүлеп бирелгән средстволар гына җитмәде. Район башлыгы Наил Шарапов бу проблеманы хәл итүне үз контроленә алып аны чишү юлларын тапты. Хастаханәдәге ремонт эшләре белән даими танышып, кирәкле киңәшләрен дә биреп тора.
Хастаханәдә капиталь ремонт барса да, эш режимы үзгәртелмәгән. Төзекләндерүгә биредә дәваланучылар да шат. Бикүледән килгән Рамилә Шәрифуллина ремонтны бик вакытлы дип саный.
- Замана үзгәргән саен таләпләр дә үзгәрә, - ди Рамилә апа. - Бәдрәфләрнең, керү төркемнәренең яңартылуы, идән-тәрәзәләр алмаштыру бик урынлы.
Бик тиздән халыкка медицина ярдәме тагын да уңайлы шартларда күрсәтелә башлаячак. 22 авыл халкына чын бүләк булачак бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат районы Капиталь ремонт Чулпан хастаханђсе