Алар алдауның яңа ысулларын уйлап таба тора.
Мошенниклар кешеләрне алдауның яңа ысулларын уйлап таба. Шуларның берсе – янәсе поликлиникадан яки медицина учреждениесеннән шалтырату. Алдакчылар флюорографиягә язылырга, тикшеренү узарга яки табибка кабул ителү вакытын билгеләргә кирәклеген хәбәр итә. Язылу өчен алар СНИЛС номерын, паспорт мәгълүматларын яки СМС аша килгән кодны әйтүне сорый.
Әгәр бу мәгълүматлар алар кулына эләксә, мошенниклар “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетка да җиңел генә керә ала.
“Медицина хезмәткәрләре мондый мәгълүматларны беркайчан да сорамый”, – дип белдерде Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев.
Нет комментариев