Район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү район һәм шәһәр Советларының Дамир Ишкинеев рәислегендә узган чираттагы сессиясе көн тәртибендәге беренче мәсьәлә булды.
Әлеге вазыйфага Рамил Шарапов билгеләнде.
Ул – районыбызда туып-үскән кеше. Соңгы 16 ел дәвамында “Нурлат җылылык челтәрләре” предприятиесен уңышлы җитәкләде. Авыл хуҗалыгы тармагын да яхшы белә: армия хезмәтеннән соң районның төрле хуҗалыкларында баш агроном булып эшләгән, хуҗалык рәисе вазифасын башкарган.
Дамир Ишкинеев башкарма комитетның яңа җитәкчесенә җаваплы эшендә уңышлар теләде. Рамил Шакирович, үз чиратында, район башлыгына һәм депутатларга ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
“Бу – бик җаваплы эш. Үз вазифаларымны намус белән башкару өчен бөтен көчемне куячакмын,” – диде ул.
Нет комментариев