Нурлаттан Гөлшат Хәниф быел да “Иделем акчарлагы” бәйгесендә призлы урыннар яулаган
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан Гөлшат Хәниф быел да “Иделем акчарлагы” бәйгесендә призлы урыннар яулаган

Быел яшь автор үз әсәрләрен «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгенең ике номинациясенә юллаган.

“Проза” номинациясендә – “Арбыз һәм Марс дуслыгы” хикәясе, “Драма”да “Соңгы намаз” пьесасы белән каткашкан.

Сайлап алу этапларын уңышлы узып, ул бәйге финалистлары өчен “Идел” яшьләр үзәгендә оештырылган өч көнлек иҗади мәктәптә катнашуга чакыру алган. 

Конкурсантлар өчен Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында һәм яшьләр үзәгендә бай программа әзерләнгән. Алар татар халкының танылган артистлары, каләм ияләре белән очрашып, фикер алышканнар, иҗади остаханәләрдә, күңел ачу чараларында катнашканнар. Йомгаклау чарасы бүләкләү тантанасы белән төгәлләнгән. Гөлшат Хәниф ике номинация буенча да 3 нче урыннарга лаек булган. 

“Иҗади мәктәптә мин үзем өчен зур тәҗрибә алдым, яңа дуслар таптым, – дип уртаклашты ул. – Без шигърият, проза һәм драматургия юнәлешләре буенча язучылар Галимҗан Гыйльманов, Гөлүсә Закирова, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов кебек жюри әгъзалары белән очрашып, үз әсәрләребез турында фикер алыштык. Чираттагы җиңүем иҗатыма яңа ишекләр ачкан кебек тоелды, тагын да язасы килү теләге артты”. 

“Иделем акчарлагы” бәйгесе талантлы язучыларны ачыклау максатыннан 2000 елдан бирле үткәрелә.


Нет комментариев