Түбән Нурлат волонтеры Айрат Гәрәев питрәчлеләргә станок бүләк итте
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Нурлат волонтеры Айрат Гәрәев питрәчлеләргә станок бүләк итте

Нурлат волонтерларының даны еракларга таралган, моны безгә чит районнардан тәҗрибә уртаклашырга килүчеләрнең күп булуы да раслый.

Тәҗрибә уртаклашу

Менә шул көннәрдә генә шәһәребездә Питрәч районыннан ирле-хатынлы Игорь һәм Галина Шпагиннар булып китте. Алар күптән түгел генә Биектау районында узган көмеш волонтерлар форумында катнашканнар һәм аның эшчәнлеге барышында Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге җитәкчесе Анжела Закирова һәм Түбән Нурлаттан “Айрат абый һәм аның командасы” волонтерлар төркеме җитәкчесе Айрат Гәрәев белән танышканнар. 

Түбән Нурлат волонтеры Айрат Гәрәев питрәчлеләргә станок бүләк итте

Питрәчлеләр игътибарын Айрат Рифовичның маскировкалау челтәрләре өчен тасмалар кисү станогы җәлеп иткән, аны ул үзе ясаган. Ә якташыбыз җайланманы эштә күрсәтеп кенә калмаган, үзләренә аерым ясап бирергә дә ышандырган. Һәм менә станок әзер булгач, Шпагиннар аны алырга дип Нурлатка юл тотканнар. 

Алар икесе дә педагогик хезмәт ветераннары, патриотик һәм волонтерлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнәләр. 

“Хәзер эшебез көйләнәчәк”

“Безнең районда 200ләп кеше маскировкалау челтәрләре үрү белән мәшгуль, һәр торак пунктта диярлек әлеге эшчәнлек җәелдерелгән. Әлбәттә, бу мөһим һәм шул ук вакытта күләмле дә эш, чөнки хәрбиләрдән заявкалар күп керә. Моңа кадәр тасмаларны кайчы белән кисә идек. Хәзер исә станок белән эшебез тагын да көйләнәчәк. Бер караганда гади, әмма бик кирәкле җайланма ул. Бик рәхмәтлебез. Нурлатлылар үз даирәләрендә генә кайнамыйлар, эш серләрен башкалар белән дә уртаклашалар”, – дип сөйләде Игорь Петрович. 

Айрат Гәрәев мондый станокларны ике ел элек ясый башлаган. Бүген аның җайланмасы нурлатлыларга гына түгел, Татарстанның Балтач районы, Мордовия Республикасы волонтерларына да хезмәт күрсәтә. Соңгыларына станокны посылка белән җибәргән. 

“Тагын өч районнан заявка керде. Мөрәҗәгать итүчеләр булса, аларга да бик шатланып ярдәм итәргә әзермен. Минем станоклар маскировкалау челтәрләрен тизрәк кисәргә һәм үрергә, шул рәвешле җиңүне якынайтырга булышсын иде”, – дип уртаклашты Айрат Рифович.

Түбән Нурлат волонтеры Айрат Гәрәев питрәчлеләргә станок бүләк итте

Станокны волонтер тантаналы шартларда, Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге штабында тапшырды. 

45тән артыграк төрдә эшләнмә җитештерәләр

Соңыннан питрәчлеләр Үзәк эшчәнлеге белән якыннан таныштылар һәм аның әгъзалары җәелдергән эшчәнлеккә таң калдылар. Чыннан да, биредә тәҗрибә уртаклашырлык нәрсәләр бик күп шул. Үзәк волонтерлары бүгенге көндә махсус хәрби операция сугышчылары өчен 45тән артыграк төрдә эшләнмә җитештерәләр. 

Түбән Нурлат волонтеры Айрат Гәрәев питрәчлеләргә станок бүләк итте

“Елның салкын фасылы кереп килә, һәм бүгенге көндә без башлыча ир-егетләребез өчен кышын аеруча мөһим булган кирәк-яраклар әзерлибез, – дип сөйләде Анжела Закирова, аларга җентеклерәк тукталып. – Икенчел чималдан матраслар тегәбез. Маскировкалау челтәрләрен ак спанбондтан үрә башладык, материалларны Лениногорск волонтерлары җибәрде. Сүз уңаеннан, маскировкалау челтәрләре өчен материалларны тасмаларга Айрат Рифович үз станогында кисеп китерә, шуңа бу җәһәттән тоткарлыклар юк. Кул белән кисә калсак, бик авырга туры килер һәм озакка сузылыр иде ул”. 

Үзәктә эш бер генә көнгә дә туктамый, 25ләп волонтер ике сменада бинтлар, одеяллар, пончолар, төнәтмәләр, мазьлар, йокы капчыклары һәм башка бик күп нәрсәләр әзерли, ә әлеге төркемгә берләшкән 400ләп кеше хәленнән килгәнчә матди ярдәм күрсәтергә тырыша.

Түбән Нурлат волонтеры Айрат Гәрәев питрәчлеләргә станок бүләк итте

Әнә шулай, Нурлат волонтерларының игелекле эшләре чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә чиксез ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек үрнәге булып тора


Нет комментариев