Түбән Нурлат микрорайонында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүне дәвам итәләр.
Алгы сызыктагы якташлар турында кайгыртып
Җирле волонтерлар әзерләгән маскировкалау челтәрләренең чираттагы партиясен “Айрат абый һәм аның командасы” хәрәкәте җитәкчесе, “Түбән Нурлат” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Айрат Гәрәев хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләренә һәм якыннарына тапшырган.
Челтәрләрне адреслы рәвештә, хәрбиләрнең өйләренә барып тапшырганнар. Кайберләре аларны волонтерлар хәрәкәте штабында алган.

“Микрорайоныбыздан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр – Илнур Фәткуллин, Ришат Сафин, Рамил Мәүлетов, Руслан Яруллин, Илфат Ибәтуллин өчен маскировкалау челтәрләре тапшырдык. Аларны хәрбиләрнең әти-әниләре һәм якыннары алды. Алар челтәрләрне волонтерлар аша алгы сызыкка җибәрәчәкләр яки егетләр кыска вакытлы ялга кайткач, үзләренә тапшырачаклар”, – дип сөйләде Айрат Гәрәев.
Уртак эшкә хәрбиләрнең туганнары да кушылган
Бу ярдәм артында битараф булмаган кешеләрнең зур хезмәте ята. Волонтерлар хәрәкәтендә микрорайон активистлары гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары – тормыш иптәшләре, әниләре һәм әбиләре дә катнаша. Аларның күбесе өчен маскировкалау челтәрләре үрү – Ватанны саклаучыларга ярдәм итүдә шәхси өлеш кертү мөмкинлеге дә.

Штабта эш туктамый
“Айрат абый һәм аның командасы” хәрәкәтенең “Нур” татар мәдәнияте үзәге бинасында урнашкан штабында эш туктамый. Биредә челтәрләр үрүне дәвам итәләр, кирәкле материаллар әзерлиләр, уртак эшкә кушылырга теләүчеләрне кабул итәләр.
Айрат Рифович билгеләп үткәнчә, кирәк-яракларны волонтерлар битараф булмаган кешеләр ярдәме белән җыелган акчага сатып алалар.
Нет комментариев