Нурлат районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмауга юнәлдерелгән “Тоннель” профилактик рейды үткәрде.
Тугыз хокук бозу очрагы теркәлгән
Чара барышында инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның тугыз очрагын ачыклаган. Алар арасында яктылык үткәрүчәнлеге билгеләнгән таләпләргә туры килмәгән пыялалы автомобиль белән идарә итү, ОСАГО иминият полисының булмавы, шулай ук куркынычсызлык каешын каптырмау очраклары бар.
Төп максат – юллардагы иминлек
Нурлат Дәүләт автоинспекциясе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илназ Шәкүров билгеләп үткәнчә, мондый профилактик чаралар, беренче чиратта, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау һәм булдырмау буенча эш дәвам итәчәк.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне руль артында игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга, куркынычсызлык каешларын кулланырга һәм кирәкле документларны вакытында рәсмиләштерергә өнди.
Нет комментариев