Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Авыллар да бәйрәм итте

Бөек Җиңү көнен район авылларында да зурлап бәйрәм иттеләр. Гадәттәгечә һәр бәйрәмнең түрендә сугыш һәм тыл ветераннары булды.

Бикүле. Җиңү бәйрәмен моннан берничә ел элек кенә мәктәп йортында ачылган һәм авылдан сугышка чыгып киткән һәркемнең исеме чокып язылган мемориаль такта янында үткәрәләр. Андыйлар 207 кеше булып, 127сенә яңадан авылдашларын күрергә насыйп булмаган. Митингта сугышта катнашкан һәркемнең исеме укыла, димәк, берәү дә онытылмаган. Ә авылда дәһшәтле сугыш шаһитларыннан нибары берсе - Вәлимөхәммәт Миннеголов яшәп ята бүгенге көндә. Һәм олылауларның иң зурысы, һичшиксез, аңа булды. Биредә тагын бер матур гадәт яши - бәйрәмдә Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан авылдашларын да онытмыйлар. Ә бәйрәм авыл мәктәбендә матур очрашу белән дәвам итте - Самарадан авылдашлары янына запастагы полковник Идеал Галәветдинов кайткан иде.
Мамык. Кызганычка каршы, Мамык авылында бәйрәмгә килеп Бөек Ватан сугышы турында хатирәләрен барларлык бер генә ветеран да юк инде бүгенге көндә. Әмма авыл җирлегендә бу еллар хакында онытмаучы тыл ветераннары 62әү әле. Һәм митингта яңгыраган дулкынландыргыч чыгышлар, балаларның шигырь-җырларыннан соң аларның күзләрендә яшьләр җемелдәде, митингтан соң үткәрелгән чәй табыны артында шул елларның үлемсез җырларын исләренә төшерделәр. Ә бәйрәм җирлекнең икенче бер авылында - Бутаихада дәвам итте. Биредәге һәйкәлгә дә тантаналы төстә веноклар салынды.
Киекле. Авыл җирлегенә караган һәр өч авылда сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Шуңа да һәйкәлләр янына авыл халкы бик күп җыелган быел. Күптәннән килгән традиция буенча Кизләү һәм Киекледә бәйрәм укучыларның парады белән башланып китә. Һәркайдагыча, биредә дә сугыш ветераннары игътибар үзәгендә. Әнә, Кизләүдән Йосыф Садретдинов, инде яше олы булса да, бәйрәм тантанасына килергә ашыккан. Ә менә шул ук авылдан Әхмәт Ганиев, Киекледән Харис Садыйков, Вәгыйзь Вафин һәм Миннегөл Хәлиуллина бу көнне котлауларны өйләрендә генә кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киекле Мамык Ќићњ кљне Бикњле