Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Белем алырга беркайчан да соң түгел

Биляр Озерода “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында эшләүче пенсия алды яшендәге ун хезмәткәргә “Терлекче” һөнәре буенча таныклыклар тапшырылды

Алар ике ай дәвамында Н у р л ат ш ә һ ә р е н е ң мәшгульлек үзәге линиясе буенча пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү программасы нигезендә дистанцион белем алганнар. 160 уку сәгатен үз эченә алган “Терлекче” программасы буенча укытуны Нурлат аграр техникумы белгечләре үткәргән. – Быел “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында 50 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк, шулай ук пенсия алды яшендәге 121 нурлатлыга 10 юнәлеш буенча һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем биреләчәк, – диде Мәшгульлек үзәге директоры Динә Хөҗҗәтова. – Хәзерге вакытта без «Төбәк укыту үзәге» белән килешү төзедек, илдә урнашкан санитар-эпидемиологик хәл сәбәбе белән укулар дистанцион режимда үткәрелер дип көтелә. Моннан тыш, Мәшгульлек үзәгендә “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу шартлары тудыру” федераль проекты кысаларында өч яшькә кадәрге балаларын карау буенча ялда булган һәм быел хезмәт эшчәнлекләрен дәвам иттерергә теләгән хатын-кызлар өчен укулар оештырылачак. Хәзерге вакытта укырга теләүчеләрне төркемнәргә туплау бара. – 2 1 х а т ы н - к ы з г а “Эшләрне оештыручы”, “1С: Бухгалтерия” һәм “Кадрлар буенча белгеч” белгечлекләре буенча өстәмә һөнәри белем бирү планлаштырыла, – диде Динә Камиловна. Узган ел Мәшгульлек үзәге линиясе буенча 50 яшьтән өлкәнрәк 36 нурлатлы һәм бала карау буенча ялда булган 10 яшь әни өстәмә һөнәри белем алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев