Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Биккол авылы мәдәният йортында якташлар очрашты

Күптән түгел авыл мәдәният йортында үткән "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип аталган чара авылдан читтә яшәүче бикколлыларның төрле яклы осталыгын ачып бирде һәм Биккол халкына чираттагы матур бәйрәм күчтәнәче булды.

Очрашуга авылда туып-үсеп төрле якларга сибелеп яшәүчеләр дә бик теләп кайтты, авыл халкы да бар эшен ташлап, мәдәният йортына ашыкты.
Мондый чараны инде икенче ел рәттән оештыра читтә яшәүче авыл халкы. Узган елда Нурлатта яшәүче Вәсилә Гәрәева җыр-моң осталарын җыеп, зур концерт һәм авыл халкын төрле номинацияләр буенча бүләкләү оештырган иде. Быел исә очрашуга шигырь язу белән мавыгучы һәм үз куллары белән сәнгать әсәрләре тудыручы авылдашларны да чакырган. Әнә, Нурлатта яшәүче Гөлсирә Әхмәтшина, Фәнүзә Ибәтуллинаның авыл, әниләр, дуслар, туганнарга багышланган шигырьләре сәхнәдән яңгыраганда күпләр үзләрен балачакларына кайткан кебек хис иттеләр. Моннан берничә ел элек мәрхүм булган Минзифа әби Шәвәлиеваның шигъри уйланулары белән дә таныша алды авыл халкы, аларны Вәсилә Гәрәева кечкенә китапчыкка туплаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Биккол Очрашу