Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Биккол авылында капка төбендә кич утыру традициясен яңартканнар

​​​​​​​Иң беренче булып авылның иң яшь урамнарыннан саналучы Тукай урамында яшәүчеләр җыелышкан, соңрак авылның икенче очында урнашкан Ленин урамында яшәүчеләр кич утырырга чыккан.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре исә кунаклар килгәнче капканы матур итеп бизәп, музыка аппаратурасын көйләп куйганнар, кичен исә шул урамнарда яшәүчеләр тәмле сыйлардан табын корган. Самавырдан чәй эчеп, рәхәтләнеп аралашканнар, халык уеннарында катнашканнар, гармун моңнары астында яшьлекләрен искә алып, җырлап утырганнар.

 – Җәйге кичләрдә авылда берничә урамда җыелышып кич утыралар, төрле почмаклардан гармун тавышлары яңгырап тора, уен-көлке, җыр-биюләр тынмый иде бит. Хәзер авыл кичләре тынып калды, безнең исә моның белән килешәсебез килмәде, авылны яңадан шул чакларга кайтарасыбыз, халкыбызның әлеге матур традициясен яңартасыбыз килде, – ди авыл мәдәният йорты директоры Зөлфия Закирова.

Әлеге матур башлангыч Биккол халкында хуплау тапкан. Хәзер инде башка урамнарда яшәүчеләр дә урам бәйрәме чиратының үзләренә җитүен көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев