Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Биккол мәдәният йортында “Ел хатын-кызы” конкурсы җиңүчеләрен ачыкладылар

Дүшәмбе көнне Биккол авылы мәдәният йортында, традицияне дәвам итеп, "Ел хатын-кызы" бәйгесе җиңүчеләрен котладылар.

Алар арасында авылның иң хөрмәтле, иң зирәк хатын-кызлары. Мәсәлән, "Әбекәй-алтыным" номинациясендә хөрмәтләнгән Дания апа Баһманова - 6 бала анасы, 9 онык һәм 9 оныкчыгы бар бүгенге көндә, шул көннәрдә 80 яшьлеген дә билгеләп үткән икән әле. Ә менә "Өченче буын героинясы" номинациясе буенча сәхнәгә чыккан Гөлфия Сәйфуллина - өч бала анасы, шул авылда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан кеше. Быел яңа булдырылган "Киленбикә" номинациясендә исә 27 ел буена каенатасы белән гомер кичергән Гөлҗиһан Әхмәтвәлиева бүләк алса, "Һөнәрем-минем язмышым"да Биккол авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Фаилә Закирова, "Хатын-кыз - ана" номинациясендә Илһамия Шәйхетдинова хөрмәтләнгән. "Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" номинациясендә исә Рөстәм Баһманов җиңүче дип табылган. Биредә үк бу көнне юбилейларын билгеләп үтүчеләрне дә хөрмәтләргә өлгергәннәр, читтә яшәүче авылдашлары Разия Садретдинова белән Вәсилә Гәрәева сугыш чоры балалары өчен дә бүләкләр әзерләгән булган. Бәйрәм искиткеч җылы аралашу, хөрмәтләү чарасы булып бик матур узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Биккол “Ел хатынкызы”