Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Бикколда районның быелгы соңгы Сабантуе узды

Районның Сабантуйлар маршруты Биккол авылындагы милли бәйрәмебез белән төгәлләнде

Ай буена авыл җирен урап узган болытлар Биккол Сабантуен гына көтеп торганнар диярсең - нәкъ бәйрәм башланыр алдыннан җиргә беренче тамчылар тамды. Яңгыр бәйрәм буена сибәләп торса да, берәүнең дә кәефен төшермәде. Ә оештыручылар бәйрәмне бөтен кешенең күңеленә ярарлык итеп үткәрү өчен быел да бар көчләрен кызганмаган
- Авылның еллык эшенә йомгак ясау, кешеләребезне хөрмәтләү өчен менә дигән форсат бу, - ди авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина. Гомумән, авыл халкы тормышындагы бер генә сөенечле вакыйга да күздән читтә калмаган, диярсең. Әнә, сәхнә түренә 60 ел бергә гомер кичерүче Фатих һәм Динә Вәлиәхмәтовлар чакырыла, алардан соң 30 елллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Яруллиннар, Шараповлар, Хуҗиәхмәтовлар чыга, юбилярлар, авыл җирлеге депутатлары бүләкләнә. Ул да түгел, сәхнә түрендә мәктәпне 1973, 83нче елларда тәмамлаучылар тезелешә. 1973нче елгылар ерактан аерылып тора - мәктәп елларын хәтерләп, муеннарына кызыл галстуклар бәйләгәннәр, ә 83нче елгы чыгарылыш укучылары авылдашларына җыр бүләк итәләр. Алар өчен исә вальс яңгырый, соңгы кыңгырау чыңлый. Әнә шулай, Биккол Сабантуенда сыйныфташлар очрашуы үткәрү авылның матур гадәтенә әверелә бара.
Сабантуйда исә күңел ачарлык бәйгеләр җитәрлек иде. Шулай да бар игътибар милли көрәш тирәсендә булды. Көрәшне, традиция буенча, яшь малайлар ачып җибәрде. 9-10 яшьлек малайларны яшь егетләр алмаштырды. Әнә, Радик Шараповка 16 гына яшь. Шулай булса да, үзеннән 20шәр яшькә өлкәнрәк ир-егетләр белән көрәшергә йөрәге җиткән бит. Яше 50дән узган Насыйх Шарапов белән Таһир Мортазинның мәйданда бер-берсенә бил бирмичә озак тарткалашуын да бик кызыгып күзәтте халык. Ә төп приз - тәкә өчен көрәш авыл мехзанизаторы Илнар Закиров белән авылда берничә ел рәттән баш батыр булып калган Арслан Вилданов арасында кызды. Тәкә быел да Арсланга насыйп булды, аңа Ильяс Әндаров бүләккә куйган плазмалы телевизорны тапшырдылар. Ә өченче урынга Радик Шарапов ия булды.
Халык исә көрәш тәмамлангач та мәйданнан таралырга ашыкмады. Сыйныфташлар исә янә авыл бәйрәмендә очрашырга сүз куешты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй Биккол Нурлат районы кљрђш