Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Биляр Озеро авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен азык җыю үзәкләшкән төстә оештырылды

​​​​​​​Корылык аркасында быел кышын терлек азыгына да кытлык булуы мөмкин.

Ә азык җитмәү, билгеле инде, терлекләрнең баш саны кимүенә китерүе бар.

 Бу мәсьәлә терлек асраучыларны гына түгел, район җитәкчелеген дә борчый. Азык әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигү, ихтыяҗ булса, хәтта чит төбәкләрдән дә азык сатып алуны оештыру бурыч итеп куела. Атна башында оешмапредприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган планеркада да бу хакта янә җитди сөйләшү булды.

– Эре хуҗалыклар инде урыпҗыю эшләренә керештеләр, димәк, салам әзерләүне кайгыртырга кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларына бу мәсьәләне үз контрольләренә алырга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга салам кайтаруда ярдәм оештырырга кирәк, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин.

Һәм авыл җирлекләрендә эшне озакка сузмыйча башлап та җибәргәннәр. Мәсәлән, Биляр-Озеро авыл җирлегенә караучы Биляр Озеро һәм Зирекле авыллары халкы инде сишәмбедән башлап салам әзерләү белән мәшгуль.

– Җирле “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгы җитәкчелеге ел саен шулай авыллар янәшәсендәге кырлардан халыкка җитәрлек салам калдыра, бу яктан проблемабыз юк. Быел да Зирекле белән Фома һәм Биляр Озеро белән Гәйтән авыллары арасындагы басуларда саламны вакламадылар. Бу хакта авыллар халкына хәбәр бирдек, барысын да җитәрлек күләмдә азык әзерләп калырга чакырдык, – ди авыл җирлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.

– Авыл кешесенең һәркайсының кырга килеп йөрергә мөмкинлеге юк, шуңа да читтән төргәкләгеч җәлеп итәбез. Болай тиз дә, җайлы да. Шөкер, быел хәл 2010нчы елдагы сыман ук начар түгел, ул чагында җыярга салам да булмады бит. Азыкны кайтару белән дә проблема килеп чыкмаган, чөнки авылларда ишле терлек асраучыларның нигездә үз техникалары бар. Мәсәлән, Биляр Озерода гына да бүгенге көндә 26 шәхси трактор исәпләнә икән. Авыл җирлегенең үз тракторы да бар, мөрәҗәгать итүчеләр булганда, ярдәмнән баш тартмыйлар.

Шәхси хуҗалыкларда кышын печәнгә дә кытлык булырга тиеш түгел, дигән фикердә авыл җирлеге башлыгы. Дөрес, быел аның күләме узган ел белән чагыштырганда күпкә тыйнаграк. Шулай да авыллар халкы үз җирләрендә үстерелгән үләнне дә әзерләгән, елга буйлары, үзәнлекләр, урман аланнарыннан да чаптырган. Зирекле авылында үз фермер хуҗалыклары булу да күп проблемаларны хәл итәргә булыша. Наил Хәйбуллинның фермер хуҗалыгы халыкка печән белән ярдәм иткән, алга таба елдагыча салам, бөртек белән дә булышырга әзер икән.

Биляр Озеро авыл җирлегендә бүгенге көндә 265 баш терлек асрала. Алдагы ел белән чагыштырганда сан арту ягында. Ел авыр килүгә карамастан, ничек тә баш санын киметмисе иде, дип тырыша авыллар халкы. Күбесе өчен шәхси ярдәмче хуҗалык төп керем чыганагы бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев