Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Бөркегечләр парады үтте

Районда бөркегечләр смотр-парады үтте. Ул өч кустта узды.

Язгы чәчү төгәлләнүгә бара, димәк, кичекмәстән үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткычлардан саклау чоры башланачак. Смотр-парад әлеге агрочараны башкарачак агрегатларның һәм механизаторларның әзерлеген тикшерү ниятеннән уздырылды да. Бу көнне район комиссиясе гамәлдәге 31 агрегатны энә күзеннән үткәрде. Шунда ук "Дҗакто" үзйөрешле бөркегеченең мөмкинлеге дә тәкъдир ителде.
Смотр-конкурс "Агроинвест" идарәче компаниясенең "Южная " ОООсы Киекле бүлекчәсеннән башланды. Анда хуҗалардан тыш ИРС, "Нурлат сөте", "Әфләтунов З.Ә" КФХсыннан техника катнашты.
- Үсемлекләрне саклауга әзерлек берничә параметр буенча тикшерелә, - дип ачты смотр-парадны районның баш агрономы Нургали Мусин һәм санап та китте. - Иң элек бөркегечтә эшләячәк механизаторның медосмотр үтүе, махсус эш киеме һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрендә каралган әйберләр белн тәэмин ителүе шарт. Әлбәттә, агрегат тиешенчә көйләнгән булырга тиеш. Шунда ук хезмәтне саклау чаралары булдыру да зарур.
Катнашучылар өчен әлеге җыелмалар тәкъдир дә ителде, техниканың ни дәрәҗәдә көйләнгьн булуы да гамәлдә тикшерелде.
"Агроинвест" идарәче компаниясе управляющиеның үсемлекчелек бүлеге начальнигы Флюр Гәрәев үзләрен үсемлекләрне карау агрочарасына керешергә әзер, дип саный.
- Техника көйләнгән, препаратлар җитәрлек, уҗым культураларын эшкәртүне башладык инде, - диде ул. Шунда ук аңа "Август" фирмасы консультанты Иван Ухванов та кушылды:
- "Южная" агрочараның мөһимлеген аңлап, безнең белән килешү нигезендә эшли. Алар орлык агулау өчен дә, үсемлекләрне корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртергә дә препаратлар алдылар. Аннан безнең үзйөрешле "Жакто"быз да килешү буенча биредә эшли.
Ул үзе эшне тиешле агротехник таләпләр нигезендә үткәрелүен контрольдә тота, һәм бу көнне төп таләпләрне механизаторларның исләренә төшереп тә үтте. Н.Мусин исә быел үсемлекләрне карауга аерата игътибар бирергә чакырды.
- Быел дым бар, дискатор белән эшкәрткән җирләрдә аерата чүп үләннәре күп булачак. Срокны кулдан ычкындырмаска, - диде ул.
Смотр-парад һәр өч кустта да шул тәртиптә узды. Ә иң әйбәт әзерлектә дип "Агроразвитие" ОООсы табылды, биредәге ике техникага да максималь 60 баллдан 58,59 балл куелды. "Колос" ОООсы, "Южная", "Сөләйманов" КФХсында да 57-56 балл җыючылар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы чђчњ