Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Быел да уракта “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгы комбайнчылары алдынгылыкны берәүгә дә бирми

Комбайнчы Рәмис Нямаев ел да уракта лидерлар арасында. Узган елда районда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, танылган комбайнчы Владимир Никитин исемендәге Кубокка да лаек булган иде әле.

Быел да уракның беренче көннәреннән кырда, башка комбайнчылар сыман ук кайтып та кермичә диярлек эшли. Бер үк вакытта ярдәмчесе, бу уракта хуҗалыкта иң яшь комбайнчы булган Тимур Щербаковны эшкә өйрәтергә дә өлгерә. 8нче сыйныфны тәмамлаган 14 яшьлек авылдашының быел беренче тапкыр үзен кырда сынап каравы әле, күп нәрсәләрнең серен җентекләп төшендерергә туры килә.

– Тимур бик эшчән, булдыра торган егет, иң мөһиме – зур теләк белән эшли, – дип аның турында җылы фикерләрен белдерә остазы.

Нямаев-Щербаков экипажы урак башланганнан бирле 1048 тонна икмәк урдырырга өлгергән инде. Хуҗалыкта иң беренче урында булмасалар да, бирешергә җыенмыйлар, чөнки уракның тагы яртысына якыны бар әле.

 “ С ө л ә й м а н о в Ә . И . ” хуҗалыгында кичәге көнгә барлык мәйданнарның 54 процентында урып-җыю эшләрен башкарырга өлгерделәр. 13281 тонна икмәк җыеп алып, элеваторларга озаттылар. Уракны беренче көннән бердәм булып башлаган хуҗалык хезмәтчәннәре шулай ук тату булып хезмәт тә куя. Әлбәттә инде, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин ел саен басуга үзе килеп тапшыра торган бүләкләрне дә беренче булып бу хуҗалык уңганнары ала. Быел да искәрмә булмады – бүләкләү тантаналары чәршәмбе көнне әлеге хуҗалык басуларыннан башланып китте, берьюлы 6 экипажга акчалата сертификатлар һәм Нурлат символикалы бүләкләр тапшырылды. Алар – 1 мең тонна чиген беренче булып узган комбайнчылар. Әлегә исә районның иң яхшы комбайнчылар исемлегендә узган номерларыбызның берсендә рәсеме газетабызның беренче битендә бастырылган Әнәс Сәлахов экипажы бара, кызы Әдилә белән бергәләшеп алар атна уртасына инде 1087 тонна ашлык суктырганнар иде. Алардан беразга гына калышып баручы Илгиз Әндәрҗанов һәм Рәдиф Гыйбадуллин, Виталий Богданов һәм Евгений Ермилов, Рәмис Нямаев һәм Тимур Щербаков, Ришат Гафуров һәм Радик Гыйләҗев, шулай ук Роберт һәм Рәзилә Абдрахмановлар да район башлыгыннан бүләкләр алды.

– Комбайнчылар кулында – бөтен уңыш язмышы. Сезнең алда бүгенге уңышны үстерүгә ел буена тырыш хезмәт куеп үзләреннән өлеш керткән һәркем алдында зур җаваплылык ята, – дип мөрәҗәгать итте Алмаз Сәлимович хуҗалык уңганнарын югалтуларга юл куймыйча хезмәт итәргә чакырып.

Әлбәттә инде, бу көнне рәхмәтләрнең дә иң олысы – комбайнчыларга. Аларга басуда район мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригада иң матур номерларын бүләк итте. Район башлыгы исә бу көнне бүләк алмаган башка комбайнчыларны да кәефләрен төшермәскә чакырды, чөнки быел меңешәр тонна чиген узган барлык комбайнчыларга да шундый бүләкләр бирү каралган бит. Әлбәттә инде, районның иң яхшы комбайнчысы урак тәмамлангач Владимир Никитин исемендәге Кубокны алачак.

***

Бу көнне “Южная” агрофирмасыннан 1 мең тонна чиген узган Владимир һәм Леонтий Антиповлар, Фәнис һәм Рәмис Төхвәтуллиннар, шулай ук Владимир Чернов һәм Камил Газизов экипажлары да шундый ук бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев