Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Чөгендернең яртысыннан артыгы җыеп алынды

Район хуҗалыкларында татлы тамыр уңышын җыю бара. Кичәге көнгә 5255 гектардан барлыгы 144000 тонна татлы тамыр җыярга өлгерделәр игенчеләр. Бу барлык мәйданнарның 62 процентын тәшкил итә.

"Тулпар-Агро"да эшләр инде тәмамлану ягына бара, барлык мәйданнарның 82%ында эшләрне төгәлләгәннәр биредә. "АгроРазвитие", "Сөләйманов Ә.И" хуҗалыкларында, "Нурлат сөте" ОООсында барлык мәйданнарның 60 проценттан артыграгында чөгендер уңышы җыеп алынган.
Шикәр чөгендеренең уртача уңышы гектарына 274 центнер тәшкил итә. Шикәрлелек - 16,26%. Ә менә пычраклылык 11 проценттан күбрәк, бу тиешле нормадан артыграк санала.
Бер үк вакытта хуҗалыкларда туңга сөрү дә дәвам итә. 55774 гектарның 47700ендә җирләр сөрелгән, бу 80%тан күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "АгроРазвитие" ОООсы "ТулпарАгро" "Сљлђйманов Ђ.И." хуќалыгы