Чулпанда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм күңелләрдә якты эз калдырган
Чулпан авыл җирлегендә 8 Март бәйрәме чын мәгънәсендә авыл хатын-кызларын хөрмәтләү, аларның гүзәл сыйфатларына мәдхия уку көненә әверелгән.
Мәдәният йорты директоры Илшат Гайсин һәм сәнгать җитәкчесе Любовь Белякова тарафыннан оештырылган авыл үзешчәннәре концерты дәртле җыр-биюләр белән халыкның кәефен күтәрсә, аналарга багышлап яңгыраган шигырьләр күңелләрне тибрәндереп, йөрәкләрне җылыткан. Бәйрәмнең кунагы Рамил Хаҗиморатов чыгышын да авыл халкы зур алкышлар белән каршы алган. Бу көнне туган көннәрен бәйрәм итүче авыл хатын-кызларына җирлек башлыгы Искәндәр Шәйхуллин ихлас котлауларын юллап, бүләкләр тапшырган.
Авылның иң өлкән яшьтәге мөхтәрәм хатын-кызлары - көзен 100 яшен билгеләп үтәчәк Минебәнат Вәлиева һәм 94 яшьлек Клавдия Дуткина да бәйрәм уңаеннан зур игътибар һәм шатлык хисләре кичергәннәр бу көнне. Аларны Искәндәр Шәйхуллин өйләренә барып котлаган, бүләкләр тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев