Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Чулпанда урамнар яктыра

​​​​​​​ Чулпанда 2021 елгы үзара салым программасы кысаларында эшләрне башлап җибәргәннәр – акчаларның бер өлешенә авылның төрле урамнарында 26 яңа энергия саклаулы фонарь эленгән.

Авыл урамнарын яктыртуга республика программасы да ярдәмгә килә. Урам утларын торгызу программасы кысаларында Үзәк һәм Бакча урамнарында 5 яңа фонарь урнаштырылган. Алар авылның социальмәдәни учреждениеләре территорияләр ен һәм авылның караңгы почмакларын яктыртып тора.

Үзара салым акчаларының калган өлеше исә урам юлларын тәртипкә салу өчен тотылачак. Алар хисабына Мәктәп урамында – 410, рус зиратына кадәр 130 метр юл төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев