Ерепкинолылар авылның – 220 һәм мәктәпнең 100 еллыгын билгеләп үттеләр
АВЫЛ

Ерепкинолылар авылның – 220 һәм мәктәпнең 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Мәктәп ишегалдында узган бйәрәмгә авыл халкы, биредән чыккан кешеләр, элеккеге укучылар, шулай ук мәртәбәле кунаклар җыелды

Ерепкино да кергән Әхмәт авыл җирлеге башлыгы Әнәс Рәхмәтуллин үз чыгышында авыл халкы өчен сөенечле хәбәр дә җиткерде - Ерепкино "Чиста су" программасына кертелгән икән, һәм киләсе елга биредә суүткәргеч салыначак, шулай ук яңа мәктәп төзү дә каралган, аның клуб белән бергә булуы да ихтимал. Бу көнне котлау-бүләкләр дә мулдан булды. Активистларга, ветеран укытучыларга, хезмәтчәннәргә, игенчеләргә, өлкән кешеләргә һәм башка лаеклыларга район башлыгы Наил Шарапов исеменнән дә мактау грамоталары тапшырылды.

Нурлат районы Ерепкино авылы "Чиста су" программасы Ђхмђт авыл ќирлеге

Нет комментариев