Газета укучыбыз үзенең әнисе турында сөйли
АВЫЛ

Газета укучыбыз үзенең әнисе турында сөйли

Мәрбия Вәлимөхәммәт кызы Туктамышевага киләсе елда 90 яшь тулачак.

Безнең өчен дә әниебез – горурлыгыбыз, терәгебез һәм тормышта иң зур үрнәгебез дә. Аңа киләсе елга 90 яшь тула. Бу сан артында авыр хезмәт, сабырлык, күңел байлыгы, кайгы-шатлыклар тулы озын гомер тарихы ята. 

Мәрбия Вәлимөхәммәт кызы Туктамышева

Әнием Мәрбия Вәлимөхәммәт кызы Туктамышева 1937 елда Югары Нурлат авылында туа. Сугыштан соңгы авыр елларда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1953 елда япь-яшь кыз хезмәт юлын сыер савучы булып башлый. Ул елларда фермадагы эшнең никадәр авыр булуын бүген күз алдына да китерү кыен. Күпчелек эш кул көче белән башкарылган: печәнне күтәреп ташыганнар, кукурузны чалгы белән чабып, атлар белән фермага кайтарганнар. 8әр машина чөгендер түбе бушатулары, оннарны капчыкларга төяп ташулары турында бүген дә еш кына исенә төшереп сөйли ул. Терлекләргә азык әзерләү, аларны карау, саву – боларның барысы да зур көч, түземлек һәм җаваплылык таләп иткән.

Хөрмәтле хезмәт

Әниебез беркайчан да авырлыклардан курыкмады. Үз эшен яратып, терлекләрне кайгыртып эшләве белән хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанды. 1975 елдан 1994 елга кадәр хуҗалыкара мөгезле эре терлекләрне симертү берләшмәсендә терлекче булып эшләде. 

Ул күп тапкырлар һөнәри ярышларда җиңүләр яулап, хезмәт уңышлары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Бу уңышлар артында исә иртә таңнан башланган никадәр хезмәт көннәре, йокысыз төннәр, нинди генә һава торышы булуга да карамастан, һәрчак ашыгып эшкә барулар ятуын үзе генә белә әниебез. 

Мәрбия Вәлимөхәммәт кызы Туктамышева

Фидакарьлек һәм тырышлык үрнәге күрсәтеп, районыбызда терлекчелек тармагы үсешенә зур өлеш кертте, авылдашлары арасында да зур ихтирам казанды. Озак еллар дәвамында авыл Советы депутаты булып та кешеләрнең көндәлек мәшәкатьләрен хәл итәргә, ярдәм сорап килгән һәркемгә булышырга тырыша иде ул. 

Авыр эштә булуына да карамастан, без – өч кызына лаеклы тәрбия бирергә дә вакыт тапты, барыбызда да хезмәт сөючәнлек, сабырлык, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышты. “Кешегә яхшылык кылу – үзеңнең күңелеңне баету”, – дип әйтергә ярата ул. Без, кызлары, әниебезнең бу сүзләрен гомерлек васыять итеп кабул итәбез. 

Безнең өчен үрнәк ул

Туксан яшенә җиткәндә дә әниебезнең күңеле киң, йөзе ачык. Ул гел хәрәкәттә, кулыннан килгәнчә якыннарына ярдәм итәргә әзер. Зирәк киңәшләрен бирә, хәтере бай, безгә гаиләбез тарихы, әби-бабаларыбыз турында еш сөйли. Аның хатирәләре – гаиләбез мирасы, киләчәк буыннар өчен кыйммәтле истәлек. Без әниебезнең тыныч, имин тормышта, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен телибез.

Ул гомере буе башкалар өчен тырышты, хәзер инде җылы сүзләребезне кызганмыйча аны кайгырту, хөрмәт күрсәтү, хезмәте өчен рәхмәт әйтүне үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз.

Наилә Галимова, Чулпан авылы


Нет комментариев