Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Хезмәтне саклау айлыгы башланды

10 июльдән республикада урак чорында хезмәтне саклау айлыгы старт алды.

Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге консультанты Вәгыйз Сатдаров белән сөйләшәбез.
- Урып-җыю чорында республикада бәхетсезлек очраклары килеп чыгу нәтиҗәсендә имгәнү, шул исәптән үлем очраклары булгалап тора. Безнең районда да узган елның август азагында "АгроРазвитие" хуҗалыгында урып-җыю эшләре вакытында тулган бункердагы бөртекне тигезләргә менгән җиреннән югары көчәнешле электр линиясенә эләгүдән бер комбайн ярдәмчесенең сәламәтлегенә зур зыян килде. 10 июльдән старт алган "2012 ел урагы чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсыз җитештерү таләпләрен истә тоту" айлыгы исә нәкъ алдагы елларның хаталарын кабатламыйча, хезмәтне саклау кагыйдәләренә җитди карарга, бөтен таләпләрне дә үтәргә чакыра.
- Бәхетсезлек очракларының иң еш очрый торган сәбәпләре нидә соң?
- Беренчедән, бу авыл хуҗалыгы формированиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасының хәрәкәте буенча махсус эшләнгән куркынычсыз маршрутларның һәм үсемлекчелек буенча механизацияләнгән кыр эшләрен үтәүнең технологик карталары булмау. Тагын еш очрый торган сәбәпләрдән урып-җыю техникасының техник торышы начар булу, чылбырлы, каешлы һәм карданлы передачаларның саклаулы тышчалары һәм чикләгечләре булмауны атарга була. Аннары туклану һәм аз гына ял итеп алу өчен махсус вагончыклар булдыру кирәк. Әгәр мондый мөмкинлек юк икән, бу урыннарны дүрт яктан флажоклар белән булса да чикләү сорала. Урып-җыю эшләрендә катнашучылар өчен махсус киемнәр, техникада аптечка, янгын сүндергечләр, янгын куркынычсызлыгы буенча җайланмаларны булдыру кебек элементар кагыйдәләрне истә тоту да кайчагында зур бәла килеп чыгудан коткарырга мөмкин. Кырлар урманнарга, дала полосаларына, автомобиль һәм тимер юлларга тоташып киткән урыннарда 4 метрдан да таррак ара булмаган җирләрне сөреп кую да таләп ителә. Шулай ук урып-җыю эшләренә керешкәнче кыр эшчәннәре арасында барлык таләпләр буенча инструктажлар үткәрү, эшкә бары тик таныклыклары булганнарны гына җәлеп итү дә мәҗбүри кагыйдәләрдән.
- Урып-җыю эшләренә гадәттә комбайнчы ярдәмчеләре итеп балигъ булмаганнарны җәлеп итү очраклары да бар бит әле. Алар белән эш ничегрәк тора?
- Әлбәттә, иң элек аларны эшкә алу әти-әниләренең рөхсәте буенча гына башкарылырга тиеш. Баланы эшкә урнаштырганда ата-ана белән хуҗалык арасында килешү төзелә. Һәм, әлбәттә инде, Хезмәт Кодексы таләпләре нигезендә, үсмерләрне авыр, хезмәт шартлары зыянлы яки куркыныч булган хезмәткә җәлеп итәргә ярамый.
- Айлык кысаларында тагын нинди чаралар үткәреләчәк?
- Инде 11 июльдән хуҗалыклардагы урып-җыю комбайннарының, тракторларның, бөртек чистарту техникасының техник торышына тикшерүләрне башлап җибәрәбез. Тикшерүләр 2012нче елгы урып-җыюга әзерлеккә конкурс кысаларында үтә, конкурсның җиңүчеләре аерым билгеләп үтеләчәк. Ә 12 июльдә бердәм "Хезмәтне саклау көне" үткәрелә. Бу көнне барлык авыл хуҗалыгы формированиеләрендә дә хезмәтне саклау, куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарны җәлеп итү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "АгроРазвитие" ОООсы Урак2012