Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Хужалыкларда азык әзерләү бара

Район хуҗалыкларында да, шәхси йортларда да печән әзерләү мәшәкате бара

"Агро-Развитие"нең Егоркино бүлекчәсендә дә бар көчләр азык әзерләүгә юнәлтелгән бу көннәрдә. Бер үк вакытта печән дә, сенаж да салырга өлгерәләр.
- Көннәр эссе тора. Шуңа да печәнне чапканнан соң әлләни озак киптерергә дә туры килми, - ди бүлекчә управляющие Сәлим Йосыпов. - Иртән чаптырылганын инде төштән соң ваклап азык дворына кайтарабыз. Ә биредә көндез ике, төнлә белән бер трактор үләнне чиратлап таптатып торалар. Бу көннәрдә мөмкин булган бар җирдә дә эшлибез.
Июнь - яфрак азык әзерләү өчен иң кулай вакыт. Бусы - "Агро-Развитие"нең терлекчелектә мәшгуль булган хезмәткәрләре өстендә. Сыер савучылар, терлекчеләр, төп эшләреннән бушаган арада якындагы урманга барып, каен, имән ботаклары җыеп кайталар, кычыткан, әрем, ромашка ише болын үләннәре туплыйлар. Гомумән, җәй быел да коры көннәр белән башланды, димәк, азыкның ниндиенә дә ихтыяҗ зур булачак.
- Хәзер бар көчне азык әзерләүгә юнәлтергә кирәк. Югалтуларга юл куймыйча, сыйфатлы итеп тә эшләргә. Көннәр коры тора, җәйнең алга таба нинди буласын берәү дә әйтә алмый. Шуңа да кирәк икән - читтән тагы авыл кешеләрен дә җәлеп итәргә кирәк, - дип борчылуын белгертә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин.
Дөрес, район буенча күрсәткечләр начар түгел үзе. Барлык күпьеллыкларның 39 проценты (ә бу - 3119 гектар) чаптырылган, 2375 тонна печән әзерләнгән. Бу эш барлык хуҗалыкларда да дәвам итә. Мисал өчен, "АгроРазвитие"дә 650, "Нурлат сөте"ндә 515, "Южная"да 356, "Сөләйманов Ә.И"дә 355 тонна печән әзерләгәннәр. Ә менә сенаж салуга "Сөләйманов Ә.И", "Южная", "АгроРазвитие"дә генә керешкәннәр әле. Әмма, һава торышы мөмкинлек биргәндә, сенаж әзерләүне дә соңга калдырырга ярамый, дип киңәш итәләр идарә белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат районы печђн "АгроРазвитие" ОООсы сенаж базы