Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Илюткинода обелиск яңартылды

Заманында районда гөрләп торган Березовка, Николаевка, Александровка авыллары турында бүген аларның зиратлары һәм Илюткино авылындагы обелиск гына искә төшереп тора. Быел ул тагын да яңарган, матурайган.

- Заманында, 1918-19 елларда гражданнар сугышы вакытында ак чехлар һәм ак гвардиячеләр Илюткино авылын ике тапкыр басып ала. Авылны илбасарлардан азат иткән вакытта ике кызылармияче атып үтерелә. Һәлак булган кызылармиячеләр урынында 1961 елда гражданнар сугышы корбаннары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә обелиск булдырыла, - ди Илюткино авылының елъязмасын алып баручы авыл китапханәчесе Антонина Абрамова. Обелиск, ул чорларны әле дә искә төшереп торучы хәтер почмагы. Ел саен 9 май, 22 июнь көннәрендә халык бирегә җыелып митинглар үткәрә, авылдашларын искә ала.
Авыл мәктәбе, клуб хезмәткәрләре обелискны төрле елларда үз көчләре белән ремонтлап, карап торалар, коймаларын яңарталар, чәчәк-гөлләр, агачлар утырталар. Ә менә 2010 елда, Җиңүнең 65 еллыгына Бикүле авыл җирлеге Советы тырышлыгы белән Березовка, Николаевка, Александровка һәм Илюткино авылларыннан сугышка китеп, кайтмый калган якташларының фамилияләре белән такта булдырыла. Бу авыллардан ул елларда туган ил сагына 261 ир-ат киткән икән.
Ә быел Березовка һәм Илюткино авылларының патриотлары - Александр Ермилов белән Иван Петров авылдашларына 9 майга бүләк ясыйлар: үз көчләре белән обелискны, аның территориясен тәртипкә китерәләр алар.
- Беркемгә әйтмәделәр дә, ярдәм дә сорамадылар. Буяу эшләре, обелиск территориясен коймалау эшләрен башкардылар, тротуар плитәсе җәйделәр, - ди Бикүле авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыйков. Ватанпәрвәр дигәннән, Александр Ермилов һәм аның гаиләсе туган авылы Березовка зиратын чистарту һәм коймалау эшен дә үз җилкәләренә алганнар икән. Хәзер әлеге, бармак белән генә санарлык йортлар калган авылда төрле аттракционнар белән балалар мәйданчыгы булдыру эше белән мәш килеп йөри алар.
- Авыллар бетеп бара дип күпме генә чаң суксак та, шөкер, һәр авылның үз Александрлары, Иваннары бар. 10 июньдә Иван Петров авылга Чуваш дәүләт җыр һәм бию ансамблен алып килгәч, авыл әби-бабайларының ничек сөенгәнен күрсәгез, - ди Антонина Абрамова. Гомумән, егетләребез үзләре белеп эшли. Авыл эчендәге чүп үләннәрен чаптыру өчен техниканы да бирделәр, дип мактый аларны авыл халкы.
22 июнь - Хәтер һәм Кайгы көнендә дә Илюткино һәм Березовка авыллары халкы обелиск янына килеп, яу кырында ятып калган якыннарын, туганнарын искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Березовка Александровка Гражданнар сугышы