Иске Әлмәт авыл җирлегендә егетләрне армиягә тантаналы озаттылар
АВЫЛ

Иске Әлмәт авыл җирлегендә егетләрне армиягә тантаналы озаттылар

Иске Әлмәт авыл җирлегендә бу көздә 4 егет армиягә чакырыла. Аларның өчесе – Рәнис Сатдаров, Марсель Класснер һәм Илназ Гарифуллинны узган атнада Ватан сагына озатканнар да инде.

Тагы бер егет – Рамил Сөнгатуллин да армия сафларына китәргә әзерләнә. Егетләрнең барысы да хезмәткә һөнәри уку йортларын тәмамлап киткән. Ә иске әлмәтлеләр авылдашларының Ватан сагында да сынатмасларына ышаналар.


Нет комментариев